tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җан җылысын өләшеп
Җан җылысын өләшеп

Җан җылысын өләшеп

Кыркаентүбә авыл мәдәният учагында 8 ел дәвамында эшләп килүче «Асылташ» клубы әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә ярдәм йөзеннән җылы оеклар һәм бияләйләр бәйләүне оештырганнар. Кич утырган мизгелләрдә моңлы итеп халкыбызның мәңгелек җырларын да көйләп җибәрәләр.

— Безнең клуб 2015 елдан бирле эшләп килә. Күпләребез өлкәннәр, әбиләрбез, хатын-кызлар монда чигү, тегү, бәйләү кебек кул эшләре белән мәшгуль. Соңгы арада илебездә булган вакыйгаларга беркем дә битараф түгел. Без дә, үз чиратыбызда «Без бергә» дип аталган изгелек акциясенә кушылып, солдатларга ярдәм итәргә булдык. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез”, — ди Әдибә Кәшбиева. — Җитәкчебез Гүзәлия Мирзануровага чиксез рәхмәтлебез. Кул эшләре эшлибез, дин дәресләре тыңлыйбыз, дини бәйрәмнәр үткәрәбез, мастер-класслар күрсәтәбез(аш-су, бәйләм, гөлләр үстерү), фельдшер белән очрашулар үткәрәбез һ.б. МХО башлангач оекбашлар, өчбармаклы бияләйләр бәйләдек.

Әйткәндәй, авылның волонтёр-әбиләре гуманитар ярдәмнәр җыю вакытында матди ярдәм дә күрсәтәләр, әйберләтә дә бирәләр. Әдибә апа авылдан махсус хәрби операциягә киткән ике егеткә багышлап корбан чалган, итен Пучыга картлар йортына илткән. Икесенә дә багышлап Коръән дә чыккан.

— Клубта без рәхәтләнеп аралашабыз, уртак бер фикергә килеп эш эшлибез, Әлһәмдүлилләһи шөкер. Клубыбыз җитәкчесе, аны оештыручы Гүзәлия бик алдынгы карашлы педагог та. Ул безне гарәп графикасына да өйрәтә. Заманында ул өч баламны да укытты, әлегесе көнне бик күп изге ниятле эшләрнең, вакыйгаларның башында тора. Клубта занятиеләребез, очрашуларыбыз бик тә күңелле үтә. Әдибә апабыз мөнәҗәтләр әйтергә дә өйрәтә дип сөйләде Фәридә Исламова.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*