tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Якупов укулары» җыенында «Таян Аллага!» әдәби бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
«Якупов укулары» җыенында «Таян Аллага!» әдәби бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Якупов укулары» җыенында «Таян Аллага!» әдәби бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «X Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова «Таян Аллага!» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

«Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән эш „Идел“ журналында дәвам итте. Быел да гыйнвар башыннан ук конкурс белән кызыксынучылар булды. Шунысы сөендерә: быел эшләр шактый күләмле һәм эчтәлеклерәк», — ди ул.

Гөлүзә Ибраһимова
Махсус бүләккә Казаннан Дания Галәветдинова лаек булды.

«Шигырьләремне май аенда ук җибәрдем, онытылган иде инде. Шалтыратып сөендерделәр. Ике ел шигърият номинациясендә җиңгән идем, быел инде махсус бүләк булды. Монда килеп, фикердәшләр белән аралашу да сөендерә», — ди җиңүче кыз.

Публицистика номинациясендә җиңүчеләр:

2 урын — Рәмзия Йосыпова (Казан шәһәре);

3 урын — Азат Кашапов (Зәй районы).

Әлеге номинациядә беренче урын алучы юк.
Чәчмә әсәрләр номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын — Гөлназ Әхмәдиева (Балтач районы);

2 урын — Гөлшат Дәүләтбаева (Арча районы);

3 урын — Зөһрә Мөхәрләмова (Әтнә районы).

Шигърият номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын — Хәйруллина Гөлназ (Казан шәһәре);

2 урын — Нурисә Мөхәмәтова (Башкортстан республикасы);

3 урын — Ильмира Нуруллина (Яшел Үзән районы).

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*