tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Санкт-Петербургтагы Халыкара дини форумда катнашты
Данис Шакиров Санкт-Петербургтагы Халыкара дини форумда катнашты

Данис Шакиров Санкт-Петербургтагы Халыкара дини форумда катнашты

Бүген, 7 сентябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Дини тормыш: эпидемиологик хәлне җайга салу шартларында рухи активлык» Санкт-Петербург халыкара дини форумда катнашты.

Биредә Төньяк Кавказ, БГӘ, Марокко, Индонезия, Бөекбритания, АКШ, Германия һәм Үзәк Азиянең мөселман дин әһелләре, шулай ук фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, Катар, Бахрейн, Индонезия, Тунис дәүләтләренең дипломатик корпусы вәкилләре җыелды.

Конференциядә шулай ук Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов та катнашты. «Безнең шәһәрдә өч йөз елдан артык төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Петербург алар өчен – уртак йорт”, – дип билгеләп үтте Александр Беглов.

Губернатор искәрткәнчә, мөселманнар ил үсешенә зур өлеш керткән. Бөек Ватан сугышы фронтларында барлык дин һәм милләт вәкилләре бергә көрәшкән, диде ул.

Данис Шакиров җыелышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*