tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар
Язучы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар

Язучы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар. Мәрасимне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

«Безне бүген авыр кайгы берләштерде. Арабыздан олы шәхес, күренекле әдип, халыкчан каләм остасы китте. Күбебез аңа, яратып, Гәрәй абый дип дәшә идек. Кешеләргә рухи көч өстәде. Күңелләрдә миһербанлы кеше булып истә калачак», — диде Ирада Әюпова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты. «Безнең бу хушлашулар күпкә китте бит әле. Йөзек кашыбыздай шәхесләребез китеп бара. Кем белән генә сөйләшмә, аның турында саф күңелле, эчкерсез кеше иде дип сөйләшәләр. Аның һәрбер иҗат җимеше йөрәктән-йөрәккә барып җитә иде. Җаны-тәне белән милләткә бирелде», — диде ул. Марат Әхмәтов Гәрәй Рәхимнең ТР Дәүләт Советында 17 ел хезмәт куйганын искә алды. «Анда кабул ителгән бик күп законнар да аның кулы аша узды. Ул төзегән Татар поэзиясенең антологиясе — әдәбиятыбызның ерак тарихын, нәфислеген раслый торган мисалларның берсе», — дип сөйләде ул.

Мәрасимдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та катнаштылар.

Матбугат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*