tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәт, Казан!
Рәхмәт, Казан!

Рәхмәт, Казан!

29 августта Удмуртиянең төрле район-шәһәрләреннән җыелган “Уйна, гармун” ансамбле Казан шәһәрендә узган XIII “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашты. “Чулпан” мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасыннан, Төмән, Башкортстан, Пермь, Киров, Удмуртия, Чувашия, Чиләбе төбәкләреннән җыелган коллективлар үз осталыкларын күрсәтте. Һәр ансамбль үз җирлегенең йолалары, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән уртаклашты. Катнашучылар өчен жюри әгъзалары профессор Сәгыйть Хәбибуллин, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова һәм башкалар остаханәләр үткәрделәр. Нәтиҗәдә, Удмуртиянең “Уйна, гармун” ансамбле “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивалендә “Традицион музыка инструментларында уйнау буенча иң яхшы инструменталь коллектив” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. “Уйна, гармун” ансамблендә Балезино районының Кистем, Падера, Гордино авылларыннан, Ижау, Сарапул шәһәрләреннән катнаштылар.

30 августта Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда 36 нчы «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узды. Бу фестиваль беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән була. Быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты.

Бәйрәм концертында күренекле артистлар, төбәкләрдән килгән ансамбльләр катнашты. Концерттан соң «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашучылар — без театр каршындагы мәйданнан, Бауман урамы буенча Кремльгә таба Сөембикә манарасына кадәр, гармун уйнап, җырлап бардык. Гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләде. Әлеге бәйрәмнән алган хис-кичерешләребез сөйләп бетерерлек кенә түгел. Үзебезгә иҗади рух алып, канатланып кайттык без Казаннан! Зур рәхмәтләребезне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар ресурс мәдәни үзәгенә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни үзәгенә, «Купол» Ижау электромеханика заводы генераль директоры Фәнил Газис улы Зыятдиновка белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*