tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Омск өлкәсе Каракүл авылында агач утыртуда катнашты
Милли Шура рәисе Омск өлкәсе Каракүл авылында агач утыртуда катнашты

Милли Шура рәисе Омск өлкәсе Каракүл авылында агач утыртуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Каракүл авылына эш сәфәре кысаларында агач утыртуда катнашты.

6 май көнне биредә зур янгын чыккан, нәтиҗәдә 14 торак йорт, 11 бина, берничә техника янган. Җәй эчендә авылда 9 йорт торгызылды. Ә бүген тантаналы рәвештә агач үсентеләре утыртылды.

Милли Шура рәисе яңа йорт хуҗаларына шамаил һәм изге Коръән бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*