tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ялкын» журналы редакциясе «Кәеф» медиалабораториясенең ачылыш тантанасын уздыра
«Ялкын» журналы редакциясе «Кәеф» медиалабораториясенең ачылыш тантанасын уздыра

«Ялкын» журналы редакциясе «Кәеф» медиалабораториясенең ачылыш тантанасын уздыра

9 февраль, пәнҗешәмбе көнне, «Ялкын» журналы редакциясе «Кәеф» медиалабораториясенең ачылыш тантанасын уздыра. Чарада Казанның популяр блогерлары, “Insight people” продюсерлык үзәге вәкилләре, яшь журналистлар катнашачак. Кунаклар өчен “Good Night show” командасы кызыклы уеннар әзерләгән.

«Кәеф» медиалабораториясе – заманча форматта эшләү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылган комплекс. Медиалаборатория кысаларында өч аерым студия җиһазланган, һәрберсе функциональ яктан төрле локацияләргә бүленгән.

“Кәеф” медиалабораториясе журналистларга, PR-белгечләргә, коммуникацияләр өлкәсендә эшләүчеләргә төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә:
– онлайн очрашулар өчен лекторий;
– презентация өчен сәхнә;
– подкастлар төшерү студиясе;
– циклорамада зәвыклы фотосессия;
– вертикаль видеолар төшерү зонасы;
– туры эфир/стримнар уздыру урыны һ.б.

“Кәеф” медиалабораториясе “ТАТМЕДИА” җәмгыяте тарафыннан оештырылды һәм “Ялкын” редакциясе карамагында эшли. 2023 елда масштаблы “ЭТНО-ХАУС – блогерлар мәктәбе” дә әлеге студия кысаларында тормышка ашырылачак.

Адресы: Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 3 нче кат. 9 февраль көнне 15.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*