tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Алпар авылында яшьләр Кизләү чишмәсен гел карап торалар
Яңа Алпар авылында яшьләр Кизләү чишмәсен гел карап торалар

Яңа Алпар авылында яшьләр Кизләү чишмәсен гел карап торалар

Яңа Алпар авылы очында, кыр-болыннар артындагы таулар арасында бертуктамый ургылып агып торучы чишмә бар. Халык аны Кизләү чишмәсе дип атап йөртә.

Бу буыннан-буынга тапшырылып килгән атама ике тау арасындагы су дигән мәгънәгә ия.  Һәм ул, чыннан да, бик матур урында – ике тау очрашкан түбәнлектән җир өстенә чыгып, ага да ага… Бетми дә, саекмый да…

Матур хатирәләр онытылмый

Кайчан килеп чыккан ул, башы кайда… Моны берәү дә белми.  Әмма авылдагы һәр кешенең балачак хатирәләре әлеге чишмә суына барып тоташа һәм яшәгән кадәр ул аның саф суыннан авыз итәргә мөмкинлек таба. Алпар авылында туып үсеп, биредә гомер итеп өлкәнәйгән Рәисә апа Гатауллина да Кизләү чишмәсе турындагы бик матур истәлекләре белән уртаклашты.

– Без 7 сыйныфларда укыганда ук, Кизләү чишмәсе тау итәкләреннән печән җыярга йөри идек. 50 нче еллар иде ул.  Әле Иске Апарда яшәгән вакытым. Икенче авылдан ат арбаларына утырып киләбез. Җәй челләсе, шулкадәр матур вакытлар, тау башыннан печәнне җыеп төшәбез. Сусадыңмы, шунда гына чишмә. Рәхәтләнеп саф суын эчәбез. Эсселеккә түзә алмасак, салкын суын өстебезгә коябыз. Кием юешләнүгә ис китми, кояш астында хәзер кибә ул. Эш күмәк башкарыла, бергә утырып ашыйбыз да. Төшке ашны әзерләү өчен, бер-ике хатын-кыз билгеләнә. Тау астында учак ягыла. Чишмә суы белән аш яисә берәр ботка пешә. Сарык суярга да мөмкиннәр. Аны да чишмә суы белән юып чистарталар. Төш вакытында халык ашый, яшьләр бии, түгәрәкләнеп басып, төрле уеннар уйный. Без, яшүсмер кызлар, аларны күзәтәбез.
Тау битләрендә сибелеп җиләге үсә, аның белән дә сыйланабыз, мәтрүшкәсен дә үзебез белән алып кайтабыз. Эш беткәч тә, арбаларга төялешәбез. Гармунчы көй суза. Шундый күңелле, көн буе эшләгән арулар шунда таралып юкка чыга.
Ул вакытта чишмә өстендә бура юк иде әле. Агач улак бар, су шуннан ага. Чишмә буенда чуашлар ял итүен дә беләм. Алар Биләргә барганда, шунда тукталып, сусауларын басып, ял итеп китәләр иде. Яңа Алпар егетенә кияүгә чыккач, Кизләү чишмәсе миңа тагын да якынайды.  60 нчы еллар, өйләргә әле су кермәгән. Суга Чирмешән елгасына йөрибез. Әмма җәй уртасына таба ул тоныкланып, күбекләнеп китә, эчәргә яраксыз була башлый. Шул вакытта  Кизләү чишмәсе ярдәмгә килә. Көянтәгә чиләкләребезне асып, аңа киләбез. Хәзер өйләргә су килә. Бик рәхәт, әмма аның тәме чишмәбез суына җитми. Шуңа да мин улларымнан чишмә суын алып кайтып бирүләрен сорап торам.  Бүгенге көнгә кадәр чишмә суыннан өзелгәнем юк.  Әле ярый хәзер дә яшьләр чишмәне карыйлар, бу – зур сөенеч. Чишмә дә, аңа бәйле хатирәләр дә гомерлек шул… – дип сөйләде ул.

родник

Изге урында – яңа бура

Авыл халкы гомере буе йөргән чишмәдә төзекләндерү эшләре дә берничә тапкыр башкарыла.  Совхоз вакытында кизләү таулары астындагы болынлыкта терлекләр лагеры урнаштырыла. Савымчылар шунда  сыерларны сава. Савылган чималны район үзәгенә илтеп тапшырырга кирәк. Әмма моны тиз генә эшләү мөмкинлеге юк. Шунда да чишмә ярдәмгә килә. Буралап куелган урынындагы тешне сындырырлык салкын суга 20 шәр фляга сөт төшерелә. Нәтиҗәдә, салкын сөт әчеми, сыйфатын югалтмыйча, илтеп тапшырыла.
Чишмә өстенә яңа бура 1991 елда салына. Бу эшне Заитовлар гаиләсе башлап  җибәрә. Ул хакта безгә әлеге гаиләдәге дүрт улның берсе булган Рәфис Карибулла улы болай дип сөйләде:

–     1989 елда энебез Рафаэльнең вакытсыз гомере өзелде. Безнең зур гаилә өчен көтелмәгән тетрәндерерлек хәл булды ул. Аның исеменнән ниндидер изгелек эшлисе килде. Шунда әни дә: “Әнә чишмәне карагыз, анда изгеләр урыны булган дип сөйлиләр”, –    дип, безгә юнәлеш бирде. Без агачлар алып кайттык. Габбаз абый Сафиннар турында бура буралды. Авыл халкына чишмәне төзекләндерергә теләвебез турында сүз генә кузгаттык,  ир-атларның күбесе ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә,  1991 елда чишмә өстенә бура торгызылды.  Шунысы сөендерә: безнең Яңа Алпар халкы бик бердәм. Хәленнән килгәнчә, һәркем акчасын бирә, я эше белән булыша, я киңәшен бирә. Эшләп кую гына түгел бит, төзекләндерелгән урынны карап торырга да кирәк. Хәзер ул – матур ял урыны.  Без бертуганнар чит районнарда яшәсәк тә, әти-әни нигезен ташламыйбыз,  гел кайтып йөрибез, чишмәгә бармыйча калмыйбыз. Быел да менә әти-әни, мәрхүм булган туганнарыбызны искә алып, шунда Коръән мәҗлесе үткәрдек.

родник

Заманча үзгәрешләр

Әйе, хәзер чишмә йортының ай куелган манаралы яшел түбәсе ерактан ук күренеп тора. Анда аш пешерү,  сугым урыны, табын әзерләп утырыр өчен беседкалар бар. Таш сукмактан атлап, йорт ишегалдына төшәсең дә торбадан агып торган көмештәй саф суны савытларыңа тутырасың…  Мәйданчык тимер койма белән әйләндереп алынган, “Кизләү чишмәсе” дип язылган  тимер ишектән керәсе. Изге урынны мондый заманча рәвешкә китерү эшләре исә 2017 елда башлана.

–     92 нче еллардан соң бервакыт чишмә янә ташландык хәлгә килде. Бураның төпләре череде. 2017 елда Рәис абый, Рәфис абый Заитовлар белән очраштык. Чишмә турында сүз китте. “Раил, алын шул эшкә.  Бер оештыручы кирәк. Без акчасын бирербез, хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез”, – диде алар. Мин ризалаштым. Схемасын сыздым. Аны Рәис абыйга җибәрдем. Алпар ир-егетләре белән киңәштек. Шуның буенча эшне башларга булдык. Көз иде инде ул. Бураны сүтеп, нигезен салып калдырырга булдык. 4 ноябрьдә 15 ләп кеше җыелыштык. Бер атна дәвамында бураны сүтеп, фундамент салдык. Яңа бураны күтәреп калдырдык. Яз көне – 15 майда янә эшне башладык  һәм ул 10 июньгә кадәр дәвам итте. Заитовлар гаиләсе белән киңәшләшкәч, 15 майда бик матур чишмә ачу тантанасы ясадык. Анда күп кенә авыл кешеләре килде. Кемнәр актив катнашты, аларны бүләкләдек. Яңа Алпарның бар әбиләрен, хатын-кызларны алып килеп мәҗлес үткәрдек, Коръән сүрәсе укыттык, сарык суйдык, аш-су әзерләдек. Хәзер кимендә 50 кеше сыярлык өстәлләр сузылган. Аш уздырырга теләгән кешегә биредә бөтен мөмкинлек бар, – дип сөйләде Раил Гатауллин.

Көмештәй суга юл бүген дә өзелми

Чишмә урынын матурайту эшләре хәзер дә дәвам итә. Яз көне аш пешерү урыны һәм кечкенә өстәл  өстенә каплавычны авылда туып үсеп, хәзер Осиново бистәcендә яшәүче Альберт Дәминов ясап алып кайта.

– Йортымда шашлык пешерә торган урын ясарга теләдем, әмма ул зуррак килеп чыкты. Иртә белән тордым да: авылга алып кайтып, чишмәгә куярга кирәк, дигән фикер килде. Тимерләрне эретеп ябыштырып, гөмбәз ясадым. Айларын, чәчәкләрен башка остадан кистердем.  Яшел калай сатып алдым, аннары барысын да “Газель” белән алып кайттым. Калайларны әтием белән беркеттек, аннары чишмәгә алып барып урнаштырдык, –  дип сөйләп китте ул үзе бу турыда.

Күптән түгел 6 метрлы өстәл өстенә дә тагын бер каплавычны Рамил Исламов ясый. Аны Яңа Алпар ир-егетләре белән бергә урнаштыралар. Бу матур урынны һәрвакыт карап торырга, агачларны кисәргә, үләннәрен чабарга кирәк. Бар эшләрдә дә һәрвакыт булышучылар Равил Нуруллин, Илдус Нуруллин,  Равил Аитов, Ирек Сәйфуллин, Рәзил Гатауллиннар икән.

Кизләү тау башына менгәч, тирә-як уч төбендәгедәй күренә. Яңа алпарлылар шунда менәр баскыч  һәм тау башында ял итү  өчен беседка ясау турында да хыяллана. Барысы да вакытка һәм акча табуга кайтып кала… Ә чишмә юлында бүген дә кеше өзелми. “Без беседкаларны көн буе эшләгәндә 15 ләп машина килде. Әлки, Юхмачы кебек ерак авыллардан, башка районнардан без бер белмәгән кешеләр килеп, Кизләү чишмәсе суын алып китәләр”, – ди Раил Гатауллин.

Шуны әйтергә кирәк: чишмә урыны кыш көннәре дә кардан чистартылып, аңа барыр юл ачылып тора икән.Чишмә суы искиткеч әйбәт, төбенә дә утырмый, бер ел торса да бозылмый да, диләр. Аның саф суы исә тәнгә шифа, сихәт бирә. Суны алырга әти-әниләр белән балалар да килә. Димәк, аларның да чишмәгә бәйле балачак хатирәләре булачак.  Алар да аның турында гомерлек чишмә бит ул, дип әйтә алачак…

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*