tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында шәһит киткән 37 кешене искә алдылар
Яңа Чишмә районында шәһит киткән 37 кешене искә алдылар

Яңа Чишмә районында шәһит киткән 37 кешене искә алдылар

Яңа Чишмә муниципаль районы Чертуш мәдәният йортында “Дәһшәтле чорда шәһит киткән авылдашларны искә алу” хәтер кичәсе үткәрелде. Ул 1919 елның 2 февралендә булган вакыйгада шәһит киткән 37 авылдашыбыз истәлегенә багышланган иде. Тарих белән, ерак үткәнебез белән дә, нык кызыксынуны көчәйтә мондый чаралар.

Бу вакыйгага нәкъ 100 ел вакыт узган. Отрядында венгр-мадьярлар булган кызыллар Чертуш авылына бәреп керәләр. Өч мәхәлләле тыныч авылны пыран-заран китерәләр. Аларны Совет властена каршы булучылар дип гаеплиләр, таза хуҗалыкларга ут төртә башлыйлар. Ир-атларны җыеп (кайберләре качып котыла), авыл башындагы тауга алып китәләр һәм шунда атып үтерәләр. Бу каберлектә 37 кеше җирләнгән, алар хөрмәтенә стелла һәм 37 чыршы утыртылган.

Яңа Чишмә районының “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*