tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елга «СалаваTik»лар күчтәнәч әзерләде
Яңа елга «СалаваTik»лар күчтәнәч әзерләде

Яңа елга «СалаваTik»лар күчтәнәч әзерләде

“СалаваTik” проекты зур адымнар белән уңыш яулый. Яңа ел алдыннан 600 тамашачыга зур концерт уздырдык. YouTubeта безнең җырлы видеолар 2 миллион карау җыйды! “СалаваTik”ларны яратып тыңлыйлар, аларны таныйлар, концертларын нәни дусларыбыз түземсезлек белән көтеп ала, балалар аларга кушылып татарча җырлый! Без, проектны оештыручылар, үз алдыбызга куйган максатларыбызга ирештек! Балалар татар телендә барлыгы 40 җыр өйрәнде! Әле алга таба да бу проектны дәвам итәчәкбез! Өйрәнәсе җырларыбыз – мирасыбыз бай!” – ди “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

“Проект моннан ике ел элек башланып киткән иде. Беренче составта җырлаучы кайбер балалар үстеләр. Хәзерге вакытта икенче состав белән эшлибез. Кастинг уздыру нәтиҗәсендә, талантлы 4 бала сайлап алынды. Шулвакыт “СалаваTik”лар турында видео төшерү идеясе барлыкка килде. Нәни тамашачылар, гадәттә, сәхнәдә “СалаваTik”лар белән генә күрешә. Ә сәхнә артында, шушы проектны тормышка ашыруда бик көчле команда эшли. Тамашачыларыбызны алар белән дә таныштырасыбыз килде. Гомумән, бу проект ничек барлыкка килде? Съемка вакытларында нинди кызыклы вакыйгалар булды? Иң истә калганнары нинди? Менә шундый кызыклы сорауларга җавап биреп, “СалаваTik”ларны яңа яктан ачып, тамашачылар алар турында тагын да күбрәк белерләр, дип ышанабыз. Хәтта җырчы йолдызларыбызның әти-әниләре дә безнең фильмның геройлары булды. Алар да үзләренең фикерләре белән бүлеште, бу проект аларның балаларын ничек үзгәрткән, ничек таныткан – бу сорауларга җавап бирделәр”, – дип сүзен дәвам итте Зилә Зиннур кызы.

“Кышкы яллар “СалаваTik”лар турында видео карап, аларның җырларын тыңлап, биеп күңелле үтсен! Ә “СалаваTik”лар исә балалар өчен яңа җырлар әзерли. Киләсе 2023 елда тагын яңа 20 җыр дөнья күрәчәк”, – дип серне чиште оештыручылар.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*