tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елыбыз якты булсын, бердәмлегебез какшамасын!
Яңа елыбыз якты булсын, бердәмлегебез какшамасын!

Яңа елыбыз якты булсын, бердәмлегебез какшамасын!

Кызганычка, коронавирус зәхмәте башлаган чараларыбызны йомгакларга комачаулады. Шулай да, безнең өчен бу кәбисә елы уңышлы булды дип әйтер идем. “Укучылар белән очрашу”лардан рухланып, андый чараларны киләчәктә дә даими оештырып торырга, кулыбызны милләт пульсында тотарга дигән теләгәбез тагын да ныгыды.

Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы безне, Россия регионнарында иҗат итүче татар журналистларын, “Без – бергә” газетасы тирәсендә берләштерде. Ел саен Казанда очрашып, акыл ияләренең тәҗрибәсен өйрәнеп, рухланып регионнарыбызга кайткач, иҗат чишмәләребез яңа көч белән бәреп чыккандай тоела. Рәхмәт барысы өчен дә. Яңа елыбыз якты булсын, бердәмлегебез какшамасын, газета укучылары артып торсын.

– “Бердәмлек” Самара өлкәсе татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы баш редакторы
Эльмира Варфоломеева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*