tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Малыклы районында Идел буе халыклары мәдәниятенең “Малыклы күмәче” өлкә фестивале уза
Яңа Малыклы районында Идел буе халыклары мәдәниятенең “Малыклы күмәче” өлкә фестивале уза

Яңа Малыклы районында Идел буе халыклары мәдәниятенең “Малыклы күмәче” өлкә фестивале уза

20 августтан 4 сентябрьгә кадәр Яңа Малыклы районында Идел буе халыклары мәдәниятенең “Малыклы күмәче” (“Малыклинский каравай”) дип исемләнгән өченче өлкә фестивале уза. Хәзер инде традициягә кергән фестиваль Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортында тантаналы рәвештә ачылды. Мөхтәрәм кунакларны бәйрәмнең символы булган ипи һәм тоз белән каршы алдылар.

“Күркәм фестивальнең максаты Сембер-Ульяновск җирендә гасырлар буе дус-тату, аңлашып яшәүче халыкларның рухи мирасын, традицияләрен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калудан гыйбарәт”,- диде район хакимияте башлыгы Анастасия Пуреськина.

Мәдәният йорты фоейсында тормыш-көнкүреш әйберләре һәм татар халык ашлары күргәзмәсе җәелеп киткән иде. Биредә шулай ук уңган хатын-кызлар арасында токмач кисү буенча мастер-класс та үткәрелде. Ә бәйрәмнең тантаналы өлешендә иҗади конкурсларга йомгак ясап, юбилярларны хөрмәтләделәр.

Фестивальнең концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Татарстан Республикасының “Ләйсән” җыр һәм бию ансамбле, Иске Кулаткы район мәдәният йортының данлыклы “Гөлшаян” коллективы халыкны моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән шатландырдылар.

“Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар җитәкчелек иткән Урта Исәнтимер мәдәният йорты коллективы зур кунакчыллык күрсәтте, фестивальне югары дәрәҗәдә ачу максатында бөтен тырышлыгын куйды, чын күңелдән рәхмәт аларга”,- ди татар автономиясенең район советы җитәкчесе Ринат Сайфутдинов.

Фестиваль җирле яшьләр оешмасы тарафыннан әзерләнгән “Малыклинский каравай” социаль проекты кысаларында һәм Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәмендә үткәрелә.

emetul73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*