tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа шәhәрнең «1 нче мәхәллә» мәчетендә Мәүлид бәйрәме
Яңа шәhәрнең «1 нче мәхәллә» мәчетендә Мәүлид бәйрәме

Яңа шәhәрнең «1 нче мәхәллә» мәчетендә Мәүлид бәйрәме

Ульяновск өлкәсе Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мәчет мәхәлләсе hәм җирле мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов Коръән укыту мәҗлесе уздырды. Чарада ике йөзгә якын диндәшебез катнашты.

Милләттәшләребезне өлкә мөcелманнарының баш имам-ахуны, региональ Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Ул дин эшләрендә активлык күрсәтүче Рафаэль Назмутдиновны үзенең урынбасары итеп билгеләү турында указын да игълан итте. Ә Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин hәм мөхтәрәм кунаклар – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншин Мәүлид бәйрәменең фазыйләтләре, Аллаhы Рәсүленең тормыш юлы турында үтемле вәгазьләр сөйләделәр.

Шәhәр башлыгы урынбасары, Иделаръягы район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов, шәhәр Думасы депутаты Юрий Мухин белән Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин милләттәшләребезне тәбрикләп, Иделаръягы татарлары лидеры Рафаэль Назмутдиновның күпкырлы hәм нәтиҗәле эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр. Наил Юмакулов, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин hәм Юрий Мухин хәйриячелек, мәгърифәтчелек эшендә зур хезмәтләр куйган затларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Иделаръягы районы җирле татар милли-мәдәни автономиясе hәм «1 нче мәхәллә» мәчете тарафыннан мондый бәйрәмнәр уздыру матур бер гадәткә кереп китте. Монда татар телен укыту, милли традицияләрне саклау, динебезгә дәгъвaт итү чаралары, район хакимияте вәкилләре белән очрашулар даими булып тора. Шулай итеп, Рафаэль Әмин улы дини hәм милли җәмәгатьчелекне, татар эшмәкәрләрен берләштерү юнәлешендә зур hәм саллы адымнар ясый.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*