tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шигърият дөньясында”
“Шигърият дөньясында”

“Шигърият дөньясында”

24 ноябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Шигърият дөньясында” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе узды. Чараны Самара шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе, “Болгар мирасы” мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе ярдәмендә региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе уздырды.

Бәйгедә җитмешкә якын бала катнашты. Иң кечкенә бәйгече Алинә Сәлаховага нибары 4 яшь иде. Балаларның чыгышын “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Нурзидә Фәйзуллина, Фәния Гыйләҗева, Рәхимә Хәйрова һәм Айгөл Хәкимова бәяләделәр.

“Шигърият дөньясында” катнашкан балаларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Ә шигырьләрне иң оста укыган Сөмәйрә Аслан, Дамир Вагыйзов һәм Әнвәр Мифтахов 3-4 апрельдә Самарада үтәчәк “Мирас” фестивалендә катнашуга сертификат белән дә бүләкләнделәр.

Әминә Шиһапова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*