Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Яңавылда «Килен токмачы» исемле музыкаль кичә узды
Яңавылда «Килен токмачы» исемле музыкаль кичә узды

Яңавылда «Килен токмачы» исемле музыкаль кичә узды

Милли мәдәният һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан оештырылган “Килен токмачы” исемле музыкаль кичә, мәдәнияткә битараф булмаган апайларны, янәдән бергә очраштырды.

Төрле сәбәпләр аркасында авылыбызның эшкә уңган киленнәре барсы да катнаша алмадылар. Узләренең булган уңганлыкларын курсәтә алмауларына хәзерге сәгатьтә бик укенәләр алар. Киләсе бәйгедә һичшиксез катнашачакларын хәбәр иттеләр.

Ә “ат йөрәкле” киленнәребез сезнең каршыда. Аларга сокланып, көч биреп утырган апайлар “күзләр генә тимәсә ярый инде бу киленнәргә” дип борчылып та куйдылар. Бәйрәм җыр – бию белән аралашып барды. Яшенләп килеп яуган яңгыр да бозмады безнең кәефләрне.

Мәдәният йорты эчендә киселгән токмачлардан пешкән шулпа ашап, дәртләнеп яңадан очрашырга язсын дип өйләргә таралыштык.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*