tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәрендә татар яшьләре арасында футбол турниры узды
Яр Чаллы шәһәрендә татар яшьләре арасында футбол турниры узды

Яр Чаллы шәһәрендә татар яшьләре арасында футбол турниры узды

30 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә татар яшьләре арасында футбол буенча турнир узды. Әлеге турнирда Яр Чаллының 4 команды үзара көч сынашты. Финалда исә «Кәүсәрия» командасы чемпион исеменә лаек булды. 6:3 исәбе белән оттырды аларга «Меридиан» командасы.

Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән БТКның Милли мәгариф һәм мәдәният  комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов   сәламләде. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм медальләр тапшырылды. Яңгыр явып торуга карамастан, командалар бик кызыклы, көчле уен күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*