tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ярлыкау» фильмы режиссеры: «Беренче чиратта кешеләр язмышын күрсәттек»
«Ярлыкау» фильмы режиссеры: «Беренче чиратта кешеләр язмышын күрсәттек»

«Ярлыкау» фильмы режиссеры: «Беренче чиратта кешеләр язмышын күрсәттек»

Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмында вакыйгалар сугыш фонында барса да, режиссер, беренче чиратта, кешеләр язмышын күрсәтүләренә басым ясый. «Үлчәүнең бер ягында – закон, икенчесендә – намус, үлчәү кая баса – шушы мәңгелек тема», – диде Казанга фильмны тәкъдим итергә килгән режиссер Айнур Аскаров фильмы турында.

Бүген киң прокатка Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмы чыга. Кичә аны Казанда беренче тамашачылар карый алды. Алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар бар иде.

Журналистларга фильмны аның режиссеры Айнур Аскаров, татар/башкорт егете Җантимер Байназаров ролен башкарган Николай Галләмов, Любомир Зух ролен башкарган Александр Новиков, Мария Тереза ролен башкарган Җәмилә Мөдәррисова һәм башкалар тәкъдим итте.

«Мостай Кәримнең шундый әсәренә алыну үзе бер бәхет – илһамланып эшләдек. Миңа калса, көчле драматургия һәм бүгенге көндә дә актуаль булган кызыклы тарих беркемне дә битараф калдырмас. Без сугыш турында кино төшерик дип тырышмадык, беренче чиратта кешеләр язмышын күрсәттек – геройларыбыз кичә генә балалар булган яшьләр», – диде режиссер Айнур Аскаров.

«Фильмны Мостай Кәримнең туганнары – Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостаевна һәм оныгы – төп продюсерыбызның берсе Тимербулат Кәримов белән бергә эшләдек. Мин бернинди оештыру эшләренә катышмыйча, режиссерлык эшен генә башкардым. Алай эшләү рәхәт икән, кофе эчеп, актерларга ничек уйнарга икәнен аңлатып тик утырасың», – дип дәвам итте ул.

Айнур Аскаров фильмның 9 май алдыннан чыгуын ассызыклады. «Фильм 1700 күчермәдә, 1700 кинотеатр – бу безнең иң зур прокатыбыз булуы ихтимал», – диде ул.

Актер Николай Галләмов фильм төшерү барышында үзләренең хәрби киемнәрдә йоклауларын, телефоннар куллану тыелган булуын әйтте.

«Минем өчен бу фильм мәхәббәт турында. Фильмның герое миңа охшаган – шундый хәлдә калсам, мин дә нәкъ аның кебек эшләгән булыр идем», диде Александр Новиков.

Фильмның үзәге итеп яшь егет Любомир Зухның сугышка да кереп өлгермичә, яраткан кызы янына баруы өчен дезертирлыкта гаепләнеп трибуналда атылуы алынган.

Фильмны тәкъдим итәргә килгән команда Казаннан соң Түбән Новгородка китте.

«Бик рәхәтләнеп Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмын карадым. Карарга киңәш итәм, бик гыйбрәтле тарих», – дип язган иде Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналына.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*