2023 елның 1 мартыннан яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен (16 яшьтән 35 яшькә кадәр) “Яшел сигналга сәяхәт” Республика конкурсы башлана. Конкурсны ТР Язучылар берлегенең ярдәме белән “Тормыш иминлеге фәнни үзәге” үткәрә. Бәйге ике ай дәвам итәчәк.
1.”Яшь җәяүленең дуслары” – мәктәп яшенә кадәр һәм башлангыч сыйныф балалары өчен әкият яки фэнтези жанрындагы проза әсәре.
2. “Могҗизалы юллар” – шул ук яшьтәгеләргә поэзия әсәре.
Әсәрләрне [email protected] электрон адресы белән 1 марттан 4 апрельгә кадәр җибәрергә.
Бәйгедә өч җиңүче билгеләнә һәм алар акчалата приз белән апрель ахырында бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтыннан табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 5-333-776.
Чыганак: sptatar.com