tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Язгы кәрваннар» Төркиядә дөнья күрде!
«Язгы кәрваннар» Төркиядә дөнья күрде!

«Язгы кәрваннар» Төркиядә дөнья күрде!

Татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повесте Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче-язучы Фатих Кутлу тәрҗемәсендә шушы көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге “Палто” нәшриятында дөнья күрде.

Бу хакта безгә, сөенече белән уртаклашып, Фатих Кутлу үзе хәбәр итте. «Язгы кәрваннар» төрек телендә “Баһар кәрванлары” исеме белән дөнья күргән.

Билгеле булганча, быелның февраль аенда Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан Фатих Кутлу язучының «Яра» әсәрен дә төрек теленә тәрҗемә иткән иде. Аңа кадәр ул классик әдибебезнең “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән…” повестьларын да төрек телендә укучыларга ирештерде. А. Гыйләҗевның татар әдәбиятының алтын фондына кергән әлеге дүрт әсәренең аерым китаплар булып Төркиядә дөнья күрүе фәкать Фатих Кутлуның үз инициативасы һәм тырышлыгы белән генә булды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*