tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар Әтрәч халкы белән очрашты
Язучылар Әтрәч халкы белән очрашты

Язучылар Әтрәч халкы белән очрашты

2020 нче елның 11 нче февралендә Тәтеш районы Зур Әтрәч мәдәният йортында Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов җитәкчелегендә язучылардан торган делегация Әтрәч халкы белән очрашу үткәрде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Казан шәһәре бүлегенең җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов, мөнәҗәтче Ильяс хэзрәт Халиков, ТРОФ фонды учредительләре Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш якташлыгы җитәкчесе, гамәлгә куючы Харис Бәдертдин улы Камалеев, НУР агрофирмасы директоры Нургалиев Радик Галимҗан улы катнаштылар.

Шулай ук район мәдәният йорты вәкилләре, төбәк китапханәчеләре, Тәтеш районы “Ак калфак” оешмасыннан Рима Гомәр кызы Сафиуллова һәм Ибраһимова
Асия Закир кызы да катнаштылар. 4 сәгатьтән артык дәвам иткән чарада язучылар шигырьләре, әсәрләре белән генә таныштырып калмадылар, тамашачыларга матур җырларын да бүләк иттеләр.

Авыл китапханәсенә китаплар бүләк ителде, авыл халкы аларга бик зур рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашуны оештыруга И.И.Халитов, М.Б.Вәлиев зур тырышлык куйдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*