tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәрмәдә авыл бәйрәме
Үткәрмәдә авыл бәйрәме

Үткәрмәдә авыл бәйрәме

Үткәрмәдә узган бәйрәм чарасына кунаклар өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән, күрше авыллардан, район хакимиятеннән килгәннәр. Үткәрмәдә туып-үскән, өлкәбездә танылган сәләт ияләре Рөстәм һәм Руслан Мәмәтовлар да бәйрәм тамашасында катнаштылар. Рөстәм хәзрәт Мәмәтов авыл бәйрәмен Коръән аятьләре белән башлады, авыл халкына имин тормыш теләде. Бәйрәм сәхнәсеннән Аромашево районы хакимият башлыгы Игорь Власов халыкны котлап, күпьеллык тырыш хезмәте өчен Зинаида Әбүбакировага, Зумрат Рамазановага, Мамадиевлар гаиләсенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Котлауларын, җылы теләкләрен юллап Новопетрово авыл җирлеге башлыгы Ренат Назыйров авылда яшәүче, быел юбилейларын каршы алган Нәбилә Булатовага, Зинаида һәм Ринат Әбүбакировларга, Сәлия һәм Биктимер Бикбавлеевларга бүләкләр тапшырды.

Авыл клубы каршында узган бәйрәм концертында татар, рус, әрмән телләрендә җырлар яңгырады. Бәйрәм сәхнәсеннән авыл тарихын, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән якташларын, бүгенге көндә махсус хәрби опрерациядә катнашучыларны искә алдылар. Өлкән яшьтәге, лаеклы ялда булган хезмәт һәм тыл ветараннарын хөрмәтләп бүләкләр тапшыру матур күренеш булды.

Новопетрово авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре яши. Бәйрәм концертында рус, татар, чуваш, әрмән телләрендә җырлар яңгырады. «Перспектива» – муниципаль автоном мәдәният учреждениесенең мәдәни чаралар оештыручысы, җырчы, үзе дә Үткәрмә кызы Зафура Гыйзәтулина: «Бәйрәм концертын Рөстәм, Руслан Мәмәтовларның, «Үткәрмә әбиләре» ансамбленең, Зифанур Мамадиева, Ислам Хәбибуллин, Асия Мамадиева, Светлана Штыкова, Мария Рыльских, Мартирос Тоникянның һәм оста биючеләребезнең чыгышлары бизәде. Концертта катнашкан һәр үзешчәнне җылы алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм шатлыклы мизгелләргә бай булды. Кунакларын чакырып торган татар һәм чуваш милли ишегалды, балалар өчен уеннар, сәүдә нокталары, авыл халкы әзерләгән мул ризыклы табын артында сөйләшүләр авыл халкы өчен дә шатлыклы вакыйга булды», – дип сөйләде.

Үткәрмә авылы исән. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге лаеклы ялда булсалар да, кунакларны, якташларын җылы каршы алдылар. Хатирәләр яңарткан мизгелләр аларның күңелләрендә озакка сакланыр. Кече Ватаныбыз белән элемтәне өзмичә яшәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*