tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да Равил Сабырның детектив романы тәкъдим ителде
«Әдәби кафе»да Равил Сабырның детектив романы тәкъдим ителде

«Әдәби кафе»да Равил Сабырның детектив романы тәкъдим ителде

«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Равил Сабыр тәхәллүсе белән танылган язучы, журналист Равил Сабиров белән очрашу оештырылды. Язучы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән детектив романын тәкъдим итте.

«Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре – Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган ачык әдәби конкурс өчен махсус язылган роман. «Әлеге зур әсәргә тотынганчы мин драма әсәрләре, пьесалар белән эшләгән идем, ләкин соңгы елларны драма язудан туктадым, башка әйбер язарга теләк юк иде. Конкурс чыккач, иптәшләр, каләмдәшләр мине катнашырга үгетли башладылар. Башланган пьесам булуы, конкурс игълан ителүе, дусларның дәртләндереп торуы әсәрне яза башлау өчен зур этәргеч булды», – диде Равил Сабыр.

Автор башта повесть язырга ниятләвен, ләкин әсәрнең киңрәк булып чыгуын һәм повесть жанры кысаларыннан чыгып китүен билгеләде. «Роман булып җиттеме-юкмы икәнлеген мин үзем дә белми идем, шуңа күрә конкурска да жанрын билгеләмичә генә җибәрдем. Белгечләр аны «Роман» җанрына керттеләр, һәм ул өченче урын алды», – дип, сөйләде Равил Сабыр.

Язучыны котларга каләмдәшләре, журналистлар һәм укучылары җыелган иде. Шагыйрә Илсөяр Иксановаәдәбият галиме Дания Заһидуллинаның әсәрне постмодернизм стиленә кертүен искәртте. «Әсәр иң беренче чиратта укучыга атап языла һәм аны эләктереп алырга тиеш. «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре исеменнән башлап ук детектив жанрының бөтен кагыйдәләренә туры китереп язылган. Әсәр шул кадәр кызыклы, укучыны алып кереп китә, хәтта туктап та булмый. Әсәрдә туксанынчы еллар, ягъни безнең чор, таныш вакыйгалар сурәтләнә, ләкин алар яңа яссылыкта ачылган, теле җиңел», – диде Илсөяр Иксанова.

Равил Сабыр хәзерге вакытта әсәрнең инсценировкасын эшләвен әйтте. Роман Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелырга тиеш. Премьераның төгәл вакыты әлегә билгеле түгел.

  • Равил Сабыр (Равил Рәсим улы Сабиров) журналист, драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан), Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты.1992-1995 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Студент вакытта «Идел», «Чаян» журналларында, «Татарстан яшьләре», «Татарстан хәбәрләре» газетасында хикәяләре басыла. Р. Сабыр 1995 елда Чаллыга килеп, шәһәр хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли башлый. 1998–1999 елларда — «Аргамак» журналының баш мөхәррире. 1999–2000 елларда Чаллы шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе, аннан, кире журналистикага кайтып, «Вечерние Челны», «Восточный экспресс», «Челнинская неделя», «Челнинские известия», «Бизнес Online» газеталарында эшли. 2012 елда Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе була. 2015 елдан Әлмәттә яши.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*