tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югалган өметләр һәм чынбарлык
Югалган өметләр һәм чынбарлык

Югалган өметләр һәм чынбарлык

Татарстан Фәннәр академиясендә «Төбәк тарихы һәм татар төбәк тарихын өйрәнү: тарих һәм заман» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов әзерләде һәм алып барды.

Бу көнне конференциядә тәкъдим ителгән китапларның берсе – «1917-1922 елларда Татарстан һәм Башкортстанның барлыкка килүе яктылыгында Көнбатыш Урал буе: өметләр һәм чынбарлык» дигән документлар һәм материаллар җыентыгы иде. Аны Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре, Башкортстан татарларының төбәкне өйрәнүчеләр  җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Мәсәгутов тәкъдим итте. Басманың авторлары – Руслан Мәсәгутов һәм төбәк тарихын өйрәнүче Марат Ибрагимов. Хезмәттәге тарихи очеркларны һәм кереш өлешен Р.Мәсәгутов язса, документларны бергәләп туплаганнар.

Китап 100 ел элек булган күңелсез вакыйгаларны искә төшерә. Тәкъдим ителгән документлар 1920 елларда ТАССР һәм БАССР формалашуы турында сөйли. «Рес­публикалар оештыру мәсьәләсе ныклап өйрәнелмәгән. Документларны бөртекләп күздән кичерә башлагач, теманың без уйлаганнан шактый катлаулы икәнлеге ачыкланды», – диде китап авторы. Җыентык белән танышканда да, ике республиканың чикләрен рәсмиләштерү, милли республикалар төзелү процессының гаять четерекле булуын, советларның автономияләргә карата каршылыклы сәясәт алып баруын, Урал-Идел буе төбәгендә төрле сәяси көчләрнең хакимият өчен көрәшен аңлый барасың.

Казанда пролетариат диктатурасы урнашканнан соң, татар зыялылары башта Идел-Урал штатын булдыру турында хыяллана, төрек автономиясе проектын да кире какмыйлар, зур милли автономия төзү юнәлешендә эшлиләр. Татар-Башкорт республикасы проекты авторлары Мирсәет Солтан-Галиев һәм Сәхибгәрәй Сәет-Галиевкә Мулланур Вахитов та булыша. Әүвәл Татар-Башкорт социалистик союздаш респуб­ликасын төзү проекты туа. Бу республиканы төзегән очракта, территорияләрнең милли состав буенча бүленеше мәсьәләләре үзеннән-үзе хәл ителер иде. «Әмма партиянең тоткан курсы бик тиз үзгәрә, бер автономия урынына зур булмаган, милли хәрәкәткә гаять зур территориягә берләшергә мөмкинлек бирми, икътисадый ресурслар алуга юл куймый торган вак республикалар булдырырга кирәк була. «Бу советлар алып барган сәясәтнең ачык чагылышы», – диде Р.Мәсәгутов.

Ул билгеләп үткәнчә, 1918 ел мәгълүматлары буенча Россия империясендә 3 миллион татар булган. Шуңа күрә татар халкының зур автономиядә бергә туплануы большевиклар хөкүмәтенең җитди баш авыртуына китерергә мөмкин, кечерәк республикалар төзү кулай булыр, дигән фикергә киленә. Моннан тыш милләтне таркату һәм автономия эчендәге бәхәсләр җирле җитәкчелекнең игътибарын большевиклар сәясәтендәге уңышсызлыклардан читкә юнәлдерәчәк. Нәтиҗәдә ике автономия төзү карар ителә. Моңа каршы чыгу мөмкин буламы соң? Китап авторы Р.Мәсәгутов Татар-Башкорт республикасы проектын тормышка ашыру тулысынча мөмкин булуын белдерә. Бу шул биләмәдә яшәгән халыкларның тигез хокуклылыгына китергән булыр иде. Әмма ике республиканың милли җитәкчеләре, сәсәтчеләре арасында каршылыклар килеп чыга, нәтиҗәдә бердәм республика төзү проектын яклап кала алмыйлар. Моңа күп төрле вакыйгалар да сәбәпче була. Әйтик, Әхмәтзәки Вәлиди полиция материалларында башта «куркыныч татар милләтчесе» буларак исәпләнә. Башкорт милли хәрәкәтен җитәкли башлаганчы, киң мәгълүматлы татар тарихчысы Ә.Вәлиди башкорт хәрәкәтен ник җитәкләргә алынган соң, дигән сорау да туа. Чөнки Татар милли хәрәкәтендә ул беренче сафта була алмаган. Аның башында Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Әхмәт Салихов торган. Ә.Вәлиди үзенең сәяси тәкәбберлеге аркасында татар милли хәрәкәтенә сыймаган. Шуңа күрә ул Башкорт милли хәрәкәтенә керә һәм үзенең амбицияләрен тулысынча тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, 1922 елда, Уфа губернасын бетереп, җирле халыкның фикерен исәпкә алмыйча, бу җирләрне Башкорстан АССРга кушалар. Бу золымлык нигездә губерна биләмәләрендә яшәгән татар халкына кагыла. Тора-бара башкортлар Уфа, аннан алдарак Оренбург губернасына кергән бу җирләрне, димәк ки, аның халкын «тарихи Башкортстан» дип атый башлый. Шулай ялган мәгълүмат таратыла, аны бу хакта хәбәрдар булмаган халык чынбарлык итеп кабул итә башлый.

Китапта шулай ук язучы, шул елларда әһәмиятле сәяси роль уйнаган Галимҗан Ибраһимов шәхесенә зур игътибар бирелгән.

Гомумән алганда, ике ел дәвамында дәүләт архивларында утырып,  катлаулы хәлләргә кагылышлы документларны, шул елларда чыккан газета материалларын, вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең истәлекләрен, мемуарларын туплап һәм өйрәнеп, авторлар тарафыннан гаять зур эш башкарылган. Р.Мәсәгутов искәрткәнчә, китапта тәкъдим ителгән документларның күбесе беренче тапкыр дөньяга чыгарылган. Табылган документларның шактые иске татар телендә язылган булган, бу исә өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгарган. Документларны башта рус теленә тәрҗемә иттергәннәр һәм шушы рәвешле фәнни әйләнешкә кертеп җибәргәннәр.

Китап җәмәгатьчелек тарафыннан зур яңгыраш тапкан, галимнәребез тарафыннан да уңай, җылы бәяләмәләр алган. Авторлар китап буенча эшләүне тагын да дәвам итмәкче. Алар Мәскәү архивларыннан документлар, шул еллардагы газеталар материалларын табып, 1918-1922 еллардагы катлаулы хәлләрне күзаллауны киңәйтергә исәпли.

Минзәлә районы төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Нәкыйп Гафиятов басманың югары дәрәҗәдәге фәнни китап булуын искәртте. Конференция барышында Ульяновск өлкәсенең татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы әгъзасы, хәрби хезмәт ветераны Ринат Илкин «История села Аллагулово» («Атнагыл авылы тарихы») дигән китабын тәкъдим итте. Эшне авылны нигезләүчеләрне ачыклаудан башлаганнар. Атнагыл һәм Рахманкол беренче күчеп утыручылар булган, документлар нигезендә күп хакыйкать ачылган. Әлбәттә Р.Илкин китабын язып чыгу өчен гаять зур эзләнү эшләре алып барган. Әмма минзәләле Н.Гафиятов китапта дөрес карта бирелмәвенә игътибарны юнәлтте. «Анда болгар чорында кыпчаклар һәм башкортлар яшәгән, «Великая Башкирия» дип язылган һәм чиктә Моська дигән шәһәр бар. Ул – Мәскәү. Бу картаны ясаган кешеләр Татарстанныкы түгел. «башкорт» сүзе XV гасырга кадәр гомумән кулланылмаган», – дип ачыклап үтте ул. Табигый башкортларның исәбе гомумән 20-30 мең чамасы булган. Башкортстан халкының 95 проценты татарлар. Тарихи китапларда Пугачев восстаниесеннән соң табигый башкортлар калмавы турында язылган. Урта Азиядән төрле кабиләләрдән 100 мең атлы азиат килүе, аларның үзләрен башкортлар дип белдереп, җир алулары турында да мәгълүматлар бар икән. «Чын башкорт юк, ә үзләрен башкорт итеп санаучылар бар», – ди Н.Гафиятов. Ул шулай ук типтәрләрне бутауларын да искәртте. «Типтәрләр башкортларда булмаган. Алар бары тик татарларда, чирмеш, вотяк, чуашларда булган. Чирмеш, вотяк һәм чуашлар, төрле тирәлектә яшәп, гаҗәеп төрле диалектлар ясап бетергән. Әмма татар типтәрләре беркайчан да башка халыклар белән берләшеп яшәмәгән, алар аерым авыллар булып гомер иткән, ислам динен тоткан, татар телен саклаган», – ди төбәкне өйрәнүче.

48 ел Себердә яшәп, туган җиренә кайтып төпләнгән Альберт Дәминов Чистай районындагы Иске Роман авылы һәм Дәминовлар-Мөхетдиновлар нәселе турында «Ике нәсел – бер кан» дигән китабын тәкъдим итте. X-XIII гасыр башларында булачак Роман авылы янәшәсендә болгарлар шәһәре булган. Аңардан саклану ныгытмалары белән шәһәр калдыклары сакланып калган. Шәһәрнең ничек аталуы билгесез», – ди А.Дәминов. Ул үзе архив материалларында казына торгач, «Әйшә шәһәрчеге» исемен табып алган. Ул якынча 1236 елда монголлар тарафыннан җимерелгән. Халкы исә якын тирәдәге җирлекләргә урнаша. Бу хәлләр зиратлардагы каберләр белән дә дәлилләнә. Аның иң зурысы – Ромашкино инешенең югары агымында урнашкан «ташбилге» – «Ханнар зираты». Анда XIV гасыр эпиграфия истәлекләрен табарга мөмкин».

Гыйльми җыенда икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университет профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Вадим Хоменко һәм тарих фәннәре докторы, академик, дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров һ.б. катнашты.

Сөембикә КАШАПОВА. 

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*