tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыены тәүбә мәрасиме белән башланып китте
Изге Болгар җыены тәүбә мәрасиме белән башланып китте

Изге Болгар җыены тәүбә мәрасиме белән башланып китте

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» үтә. Бу бәйрәм Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. Быелгы чарада 40 меңгә якын кеше, шул исәптән – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисадый форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнаша.

Изге Болгар җыены тәүбә мәрасиме белән башланып китте. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин халыкны тәүбә кылырга алып барды. Тәүбә мәрасиме – Болгар җыенының иң дулкынландыргыч, иң тетрәндергеч мизгеле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*