tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды
Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды

Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды

«Сәйдәшстанга сәяхәт» — татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Камал театрының баш дирижеры, музыка бүлеге мөдире – Данияр Соколов.

Кичә беренче тапкыр 2000 елда үткәрелә. Аны башлап йөрүчеләр табиб Рөстәм Әхмәров (ул — композиторның апасы Әминә Сәйдәшеваның оныгы) һәм Камал театры һәм театрның ул вакыттагы директоры Шамил Закиров була.

Салих Сәйдәшев кечкенә чагында җәйләрне апасы һәм җизнәсе белән Кызыл Байрак авылында үткәргән. Соңрак та композитор Иделнең текә ярында урнашкан бу авылга еш кайта торган булган.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*