tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы районы Кече Урыссу авылында Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе ачылды
Ютазы районы Кече Урыссу авылында Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе ачылды

Ютазы районы Кече Урыссу авылында Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе ачылды

Ютазы районы Кече Урыссу мәдәният йортында Россия рәссамнарының иҗат берләшмәсе әгъзасы, район рәссамы, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Камил Ибраһимовның картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган күргәзмә «Менә минем авыл, менә минем кадерле йортым» дип исемләнгән.

Күргәзмәгә республикабызның төрле шәһәрләреннән килгән каләм ияләреннән тыш, күрше Башкортстан Республикасыннан да рәссамнар килгән иде.

Күргәзмә ачылу уңаеннан анда район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин да булды.

«Үзебезнең җирлектә ерак араларны якын итеп килгән мәртәбәле кунакларны күрүгә мин бик шат. Ташкичү, Бәйрәкә авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең ата-бабаларын, нәсел-ыруларын онытмаулары белән башкалардан аерылып тора. Һәм мин сезнең үз картиналарыгызда шуны чагылдыра алуыгыз белән чын күңелдән горурланам», — дип кунакларны сәламләде ул.

Бу көнне чарада катнашучылар рәссамның Бәйрәкә һәм Ташкичү авылының матурлыгын, байлыгын тасвирлаган, ата-бабаларның, күренекле кешеләрнең портретлары төшерелгән рәсемнәр белән таныша алды.

yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*