tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең беренче җиңүчесе билгеле
II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең беренче җиңүчесе билгеле

II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең беренче җиңүчесе билгеле

“Җәлил укулары” бәйгесе ахырына якынлашып килә. Инде бүген беренче җиңүченең исемен дә әйтергә мөмкин. Ул тавыш бирү юлы белән сайланды. Тавыш бирү 6 нче февральгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында барды. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш җыеп, Свердловск өлкәсеннән нәни катнашучы Динә Афризунова Муса Җәлилнең “Маэмай” шигырен сөйләп, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулады. Динәгә 730 кеше тавыш биргән.

Динәне чын күңелдән котлыйбыз. Һәм 17-18 нче февральдә Казанда узачак чараларда бүләкләү тантанасында көтеп калабыз.

Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*