tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яңа һәйкәл куелды
Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яңа һәйкәл куелды

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яңа һәйкәл куелды

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды.

Яңа һәйкәл мәдәният йорты территориясенең алгы ягында урнаштырылды. Һәйкәл район һәм җирле хуҗалык хисабына ясатылган, эшне бүген тулысынча тәмамлау күздә тотыла.

“Авылыбыздагы иске һәйкәл дә сакланып калды, аның территориясен мәдәният йорты хезмәткәрләре матурлап буяп чистартты. Бүген менә һәйкәл урнаштырудан тыш, мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр белән батырларның исемнәре язылган истәлек ташларын яңартабыз”, — дип эшләгән эшләре турында сөйләде Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*