tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үз телем” җиңүчеләре билгеле!
“Үз телем” җиңүчеләре билгеле!

“Үз телем” җиңүчеләре билгеле!

“Үз телем” проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Бәйге шартлары буенча катнашучылар татар телен өйрәнүне уңайлы һәм нәтиҗәле итүче, татар мәдәниятен танытучы һәм дәрәҗәсен үстерүче проект уйлап табарга, сайлап алу этабында аны жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә тиеш иделәр.

Шулай итеп, бәйгедә “Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре өчен электрон тышча” проекты белән Батырхан Шәйхетдинов, “Яшел китап” проекты авторы Эльза Нәбиуллина, “Ник? Нигә? Ник алай?” фәнни-популяр китап проектын тәкъдим иткән Сәрбиназ Шәйхелова, “Татар комикслары”н булдырырга теләүче Регина Гаязова һәм “SkyTat” онлайн татар сөйләшү клубы проекты белән таныштырган Данил Идиатуллин җиңү яулады.

Татар телен өйрәнүгә hәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Үз телем” балалар һәм яшьләр проектлары бәйгесе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм милли мәдәният елы кысаларында үткәрелде. Эшмәкәр, Казан шәһәр думасы депутаты Рөстәм Рамазанов әлеге проектларны тормышка ашыру өчен бер миллион сум бүлеп бирде.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*