tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
“Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

“Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Бүген, 27нче июль көнне, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән бәйгегә бүген йомгак ясалды. Катнашучы кызларның иң көтеп алган мизгелләре килеп җитте.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, җиңүчене сайлау бер дә җиңел булмаган. Чөнки кызларның һәрберсе үзенчә сәләтле: биредә җырчылар да, нәфис сүз осталары да, яшь артистлар да. Ләкин катнашучыларны нәкъ менә татар кызы булу, үз халкыңның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, милләтнең асылташы булып үсеп килүләре берләштерә.

Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм Гран-при иясенә бүләкне тапшырды.

– Бу бүләкләү тантанасы – тарихи мизгел. “Ак калфак” бәйгесе сезнең күңелегездә матур хатирәләр калдырыр, дип ышанабыз. Мондый эшчәнлек дәвамлы булачак. “Татар кызчыгы”, “Ак калфак”, “Татар кызы” проектлары аша алып барылган өзлексез һәм системалы эш татар яшьләренә үзләрен шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә. Килүегез, катнашучыгыз өчен рәхмәт, сезгә алга таба да зур уңышларга ирешүегезне телибез! –  диде Данис Шакиров.

“Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең 2021нче елгы Гран-при иясе итеп Сираҗиева Ильзирә билгеләнде.

-Без әлеге күркәм чараның оештыручыларына бик рәхмәтлебез. Мин әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашам, ләкин “Ак калфак” оешмасы һәм аның чаралары турында күп ишеткәнем бар. Безнең өчен әзерләнгән программа бик ошады, мондый чаралар алга таба да оештырылып торса, димәк, милләтебезнең киләчәге бар, – дип бүлеште Арча кызы Сираҗиева Илзирә.

I урынга исә Насифуллина Альмира лаек булды.  II урынны Әмирова Роза һәм Абдрашитова Алия, III урынны Вильданова Эльвина, Хәмәдиева Ләйсән һәм Саттарова Илзидә бүлештеләр.

– Без  кызларның үз-үзләрен тотышларына, ачык йөзле булуларына, татар телен камил белүләренә игътибар иттек – зыялы татар кызы булу өчен бу бик мөһим сыйфатлар, – дип билгеләп үтте Кадрия Идрисова.

Шулай ук жюри әгъзалары да кызларга махсус бүләкләр тапшырдылар һәм якты теләкләрен җиткерделәр.  Кызларның тырышлыгын, акылын, фикерләвен, төрле бйәгеләрдә үз-үзен күрсәтүләрен “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Идел” журналының татар редакциясе баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Сөембикә” журналының бүлек редакторы Алсу Шакирова, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Шаян-Тв” телеканалының алып баручысы Мәликә Мотыгуллина, “Ак калфак” бәйгесенең узган елны Гран-при иясе Айзилә Абдрахманова бәяләделәр.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*