tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Балтачта балалар Сабан Туе узды

ВИДЕО: Балтачта балалар Сабан Туе узды

Нинди генә авырлыклар һәм чикләүләр булуга да карамастан, быел илебезнең байтак төбәкләрендә сабантуй бәйрәмнәре узды. Чөнки татар сабантуйсыз яши алмый. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, ул Россиянең 50 гә якын өлкәсендә һәм якын чит илләрдә үткән. Ә быелгы сабантуйларның соңгысы узган якшәмбе көнне республикабызның Балтач районы Борбаш авылында булды. Ундүртенче тапкыр узучы әлеге бәйрәм махсус сабыйлар өчен оештырыла. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәм район, республика балаларын гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән дә йөзләгән кунакны бер мәйданга җыйды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*