tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Фәттахов XXVI «Алтын каләм — Золотое перо» фестивале катнашучылары белән очрашты
Дамир Фәттахов XXVI «Алтын каләм — Золотое перо» фестивале катнашучылары белән очрашты

Дамир Фәттахов XXVI «Алтын каләм — Золотое перо» фестивале катнашучылары белән очрашты

26 июльдә Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов XXVI «Алтын каләм — Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале катнашучылары белән очрашты.

— Монда килгән һәркем инде җиңүче, сез барыгыз да лаек моңа. Сезнең арадан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмаячак. Ярый әле мин жюри әгъзасы түгел, чөнки иҗат белән бәйле бәйгеләрдә катнашучыларга бәя бирү — бик катлаулы эш, — диде министр яшь каләмчеләргә.

Дамир Илдус улы чын журналистиканың алтын бәясенә тиң булуын да искәртте.
— Чын журналистика мөмкин кадәр объектив булырга тиеш. Бүген һәркем диярлек мәгълүмат таратучы. Сезнең бурыч — төрле якның фикерен тыңлап, теге яисә бу ситуацияне дөрес итеп тасвирлау һәм аңа гадел бәя бирү. Яшермим, минемчә, бу — бер дә җиңел эш түгел. Шуңа да чын журналистика — алтын бәясенә тиң, — диде Фәттахов.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*