tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Заман» һәм Татарстан китап нәшрияты басмалары илкүләм бәйгедә дипломант булды
«Заман» һәм Татарстан китап нәшрияты басмалары илкүләм бәйгедә дипломант булды

«Заман» һәм Татарстан китап нәшрияты басмалары илкүләм бәйгедә дипломант булды

Россия китап наширләре ассоциациясе (АСКИ) оештыра торган «Елның иң яхшы китаплары» юбилей конкурсы тәмамланды. Конкурста бөтен Россиядән диярлек танылган профессиональ нәшриятлар катнашты, Татарстанның ике нәшрияты дипломнар белән бүләкләнде.

«Татар китап нәшрияты һәм „Заман“ нәшрияты конкурсның иң күренекле нәшриятлары арасында булды, аларның өч китабы дипломнар алды. Шулай ук алар Россиянең илле иң яхшы төбәк басмалары рейтингына керде», — диделәр Россия китап наширләре ассоциациясендә.

Лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы «Кызыл мәйдан» фестивалендә узды.

Тантаналы чара чын-чынлап нәшрият бәйрәменә әйләнде. Анда йөздән артык күренекле җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, танылган җәмәгать һәм дәүләт оешмалары җитәкчеләре бар иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*