tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәмигъ мәчетендә Самара мөселманнарының VII съезды узды
Җәмигъ мәчетендә Самара мөселманнарының VII съезды узды

Җәмигъ мәчетендә Самара мөселманнарының VII съезды узды

Мәҗлес эшендә губерна авыллары һәм шәһәрләреннән килгән 250 делегат катнашты. Араларында җирле дини оешмалар җитәкчеләре, милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре, эшкуарлар да бар. Шулай ук Оренбург, Ульян, Пенза өлкәләре Диния нәзарәтләре вәкилләре дә килгән иде.

РДУМСО корылтае алты елга бер мәртәбә уздырыла, һәм ул регион мөселманнары өчен бик тә әһәмиятле чара булып санала. Корылтайда алты ел эчендә эшләнгән эшләргә йомгак ясала, региональ Диния нәзарәте президиумына һәм контроль-ревизия комиссиясенә яңа әгъзалар сайлана. Ләкин региональ Диния нәзарәте рәисе бу чарада сайлана алмый, аны Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең югары мөфтие Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин генә билгеләп куярга хокуклы.

Гореф-гадәт буенча, мәҗлес Коръән аятьләре укудан башланды. Аннан губернатор Дмитрий Азаровның сәламләү хаты укылды. “Съезд илебез өчен катлаулы чорда – милләтләр һәм конфессияләр арасында аңлашучанлык һәм бердәмлек, тынычлык урнаштыру кирәк булган вакытта уздырыла, – дип башлана юллама. – Съездга өлкәбездә гасырлар буе дуслыкта яшәүче һәм эшләүче төрле милләт вәкилләре килгәннәр, һәм без аларны регионыбыз авыллары һәм шәһәрләре вәкилләре дип кабул итәбез. Биредә мәдәни һәм тарихи мирасыбызны сеңдергән абруйлы шәхесләрне дә күрергә була.

Региональ Диния нәзарәте идарәсе Самара өлкәсе мөселманнары тормышында мөһим роль уйный. Аның җитәкчелегендә өлкәбездә яңа мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла, хәйрия проектлары тормышка ашырыла. Россиядә гасырлар буе ислам дине гореф-гадәтләре сакланып килә һәм баетыла, конфессияләр һәм төрле милләт халыклары арасында дуслык җепләре ныгый бара. Мөселманнар бүген махсус хәрби операциядә катнашалар. Аллаһы Тәгалә безгә бөтен кыенлыкларны да җиңеп чыгарга көч һәм кодрәт бирсен иде, – диелгән губернатор юлламасында.

Тәлгать Сафа Таҗетдин делегатлар белән видео аша элемтәгә керде. Ул да региональ Диния нәзарәте идарәсе һәм шәхсән Талип хәзрәтнең эшчәнлеген югары бәяләде, губернатор Дмитрий Азаровка мөселманнар өммәтенә ярдәмле булганы өчен рәхмәт сүзләре әйтте, мәҗлестә катнашучыларга уңышлар теләде.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*