tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Чирекле авылында “Китапханә төне-2023” дип исемләнгән кичә узды
Зур Чирекле авылында “Китапханә төне-2023” дип исемләнгән кичә узды

Зур Чирекле авылында “Китапханә төне-2023” дип исемләнгән кичә узды

Татар көчле, татар укымышлы,

Хәреф танымаган сирәктер.

Бишектән сикереп төшә бала,

Татар аңа гыйлем өйрәтер.

Нур Әхмәдиев, “Дәрдмәнд”.

Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәдәният һәм ял итү үзәгендә “Китапханә төне-2023” дип исемләнгән кичә узды. Без аны бәет һәм мөнәҗәтләр әйтүгә багышладык. Үзәкнең җитәкчесе Гөлфруз Ильяс кызы, китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызы һәм актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызы оештырган бу кичәдә егермегә якын өлкән яшьтәге авылдашым катнашты.

Мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре кунакларны матур итеп сәламләп, елмаеп, җылы, ачык йөз белән каршы алдылар. Милли ризыклардан сыгылып торган табын да хәзерләгәннәр. Авылыбызның абруйлы һәм дәрәҗәле остабикәләре Бәһрәмия апа Аюпова һәм Заһирә апа Куликова очрашуның кадерле кунаклары иде. Алар тормышның барлык авырлыкларын җитәрлек татыган сугыш чоры балалары. Мөбарәк кичәне алар Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән башлап җибәрделәр, барча әрвахларның да рухларын шатландырып, дога кылдырдылар.

Ун елга якын авылыбыз китапханәсе мөдире булып эшләгән Равилә Гаяз кызының якты дөньядан бакыйлыкка күчүенә быел ике ел булды. Равиләбезне җылы сүз белән искә алдык һәм рухына багышлап дога кылдык. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын.

Мөнәҗәтләр әйтеп, бәетләр укып, туган якка, әниләргә багышлап язылган  шигырьләребезне сөйләп кичәне дәвам иттек. Кеше язмышларын, кайгы-хәсрәтләрен тасвирлаган бәет-мөнәҗәтләрне әйткәндә ирексездән күзләребез яшьләнде. Гөлфруз Ильяс кызы танылган әдип Нур Әхмәдиевның бик тә гыйбрәтле “Дәрдмәнд” поэмасын укыды.

Без мөнәҗәтләрне, бәетләрне әбиләребездән, әниләребездән ишетеп үстек бит. Авылыбызда мөнәҗәтләр, бәет укучылар күп иде, хәзер дә андыйлар бар. Күрше әбием Халимә Алим кызы Сулейманова, мөнәҗәтсез мәҗлеснең күрке юк, дип әйтә иде. Ул урамыбызның яшь хатыннарын өенә җыеп тәравихлар укытты, балаларга догалар өйрәтте. Мин аның күп мөнәҗәтләрен язып алдым. Урыны җәннәттә булсын. Хәзер төп йортта гомер итүче килене Наҗия Моталләб кызы – авылыбызның абруйлы һәм дәрәҗәле остабикәсе. Ул ислам дине йолаларын, шәригать кануннарын тырышып үти. Рамазан аенда сәламәтлеге какшаган күршеләрен өенә җыеп тәравих намазлары укыта. Ул алып барган бер генә мәҗлес тә мөнәҗәтсез үтми.

Әниемнең йон эрләгәндә, оекбашлар бәйләгәндә мөнәҗәтләр көйләве хәзер дә хәтеремдә. Аларның эчтәлеге миңа никтер серле булып тоела иде. Әниемнең мөнәҗәтләр көйләгәндә күзләрендәге яшьләрне сөртеп алуы һич тә онытылмый. Бала чаклар үтеп китте шул. Олы тормыш юлына баскач, дөнья мәшәкатьләре чолгап алды. Тормыш дигән зур елганың дулкыннары адәм баласын ярдан ярга бәрә генә. Әле ярый хәтер бар, ул үткәннәргә алып кайта. Олыгая төшкәч Коръән мәҗлесләренә йөри башладым. Шунда инде бала чакта ишеткән мөнәҗәтләрне ишетергә насыйп булды. Бала вакытта төшенмәгән нәрсәләргә төшенәсең, мөнәҗәтләрнең эчтәлеген аңлый башлыйсың, уйланасың. Пәйгамбәребезгә багышланган салаватлар, бәетләр, мөнәҗәтләр – халык иҗат иткән әсәрләр. Алар әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән буын-буынга, нәсел-нәселдән күчеп килгән. Кайбер сүзләр безгә аңлашылмый, шулай да, мөнәҗәтләрне көйләгәндә күңелләр нечкәрә, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

2013 елда әнием аеруча яраткан мөнәҗәтне мәҗлестә ишеткәч, мөнәҗәтләр җыярга керештем. Авылдашларымнан алтмышка якын мөнәҗәт язып алдым. Киләчәк буын – бала-оныклар, бәлки, кызыксынып укыр. Еллар үткәч үткәннәр кызыктыра бит. Нигә әти-әниемнән, әби-бабамнан тегесен-монысын сорамадым икән, дип үкенеп тә куям. Үткәннәрне кайтарып булмый шул инде.

Авылыбызның хөрмәтле Ак әбиләре Бәһрәмия апа Аюпова, Заһирә апа Куликова, Фәтиха апа Мунзафарова, Наҗия Сулейманова буыннан-буынга күчеп килгән тирән эчтәлекле мөнәҗәтләрне һәр мәҗлестә көйләп, халыкка игелекле һәм изгелекле гамәлләр кылып, гөнаһлардан сакланып гомер итү кирәклеге турында аңлаталар.

Безне хөрмәтләп очрашуга чакырган өчен мәдәният һәм ял итү үзәге  хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз. Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын.

Халимә РАМАЗАНОВА, Зур Чирекле авылы.

Чыганак: “Өмет” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*