tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиде йортлы Кызыл Сөендекнең киләчәге бармы?
Җиде йортлы Кызыл Сөендекнең киләчәге бармы?

Җиде йортлы Кызыл Сөендекнең киләчәге бармы?

Ульяновск районы Кызыл Сөендек авылына нигез салынуга 2024 елда 100 ел була.

Бер гасырлык чал тарихы булган 40 йортлы авыл халкы күрше Татарстанның ике авылыннан күченеп килә. Алар ямьле Зөя елгасы буеның иң матур җиренә урнашып төпләнәләр.

Иң беренче булып монда Зур Сөендек авылы вәкилләре күченеп килә. Алар үзләре нигез салган авылны Кечкенә Сөендек дип атый. 1929 елда Бидәнгедән күченүчеләр авылның көньяк өлешенә урнаша. Болары авылның бу очын Кызыл Бидәнге дип йөртә. Күпмедер вакыт узгач, 40 йортлы – кечкенә генә авылның ике исеме булмый бит инде, дип авылга яңа атама – Кызыл Сөендек (Красное Сюндюково) дигән исем бирәләр.

Кызыл Сөендек авылы яшәү, тормыш итү өчен бик тә кулай һәм уңайлы урында җәелеп киткән. Уңдырышлы җирләре, тирә-ягы урман, янәшәдә генә Зөя елгасы агып тора. Ә уңдырышлы туфракка ни генә чәчсәң дә, күкрәп үсә. Урман якында гына булгач, халык ягулыкка, утынга, төзелеш өчен кирәк булган агач материалларына беркайчан да аптырамый. Халык җәй көне рәхәтләнеп җиләк, көяләр (торн), алма, кара җиләк, камыр җимеше һәм балан җыя. Зөя елгасы төрледән-төрле балыгы белән сөендерә. Бу җирлектә гомер-гомердән тырыш, эшчән, булдыклы халык яши. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә күп була. Шуңа күрә сөендеклеләр хәтта сугыш елларында да ачлыкка тилмерми.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда һәр йортта бишәр-алтышар бала туып, һәммәсе дә тәгәрәшеп үсә. Авыл кечкенә булгач, мәктәп тә кечкенә – башлангыч кына була. Балалар урта белем алу өчен көн саен 7-8 километр юл үтеп, күрше Кәшә мәктәбенә йөри. Башта җәяү йөрсәләр, соңыннан колхоз трактор белән ташуны җайга сала. Вагон таккан трактор җәен һәм кышын, җил-яңгыр тидермичә, балаларны илтеп куя һәм кире алып кайта. Тырыш, акыллы балаларның күбесе урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортларында белем алуларын дәвам итә һәм дипломлы белгечләр буларак илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә.

Ә дөнья, тормыш шартлары гел үзгәреп кенә тора бит. Илебездә үзгәртеп кору чоры башланып, җирле колхоз таркала, эш урыннары бөтенләй юкка чыга, шуңа күрә күп гаиләләр йортларының тәрәзәләрен кадаклап, бәхет эзләп авылдан шәһәргә күченеп китә. 40 йортлы авылның 7сендә генә хәзер тормыш дәвам итә.

Иң беренчеләрдән булып килеп төпләнүчеләрнең оныклары да әби-бабай булырга өлгергән инде. Алар олыгайсалар да, туган авылларын онытмый. Күбесе җәй җитүгә оныкларын алып, үз нигезләренә кайтып, өйләренең ишеген ачып керә. Авылда рәхәтләнеп ял итеп, үрдәк һәм чебиләр, яшелчә үстереп, көзгә чаклы яшиләр.

Билгеле инде, мәңгелек йортыбызга күчкән әби-бабайларының, әти-әниләренең, туганнарының каберләрен зиярәт кылалар. Тик менә зиратның искереп беткән коймалары ишелә башлаган бит әле. Авыл халкы бу мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап  Ундоры бистәсенең “Ак мәчет”е имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Касыйм улы Валеев янына бара. Иршат ага яшь чагында Сөендек егетләре белән тракторчылар бригадиры булып эшләгән икән. Ул чакта Кызыл Сөендек “Ундоровский” совхозының бишенче бүлеге булып саналган. Шуңа күрә Валеевка авыл халкы яхшы таныш. Аның оештыру сәләте һәркемдә соклану тудыра. Иршат хәзрәт кешеләргә һәрвакыт ихтирам һәм хөрмәт белән карый, аларны берләштерү осталыгына ия, халык белән уртак тел табып эшли белә. Ундорының “Ак мәчете”н торгызу максатында да зур көч һәм тырышлык куйган. Иршат хәзрәт Кызыл Сөендек авылы мөселманнарының гозерен кире какмый – аларга матди ярдәм күрсәтә. Шул ярдәмгә шатланып, канатланып, авыл халкы да изге эшкә бик теләп кушыла – һәркайсы булдыра алган хәтле акчалата ярдәм итә. Оештыручылар зиратны төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәннәр дә инде. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын.

Кызыл Сөендекнең киләчәге бармы? Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Тик шушы җиргә, шушы туфракка килеп төпләнеп, үз бәхетләрен табып, матур итеп яшәгән һәм бакыйлыкка күчкән мөселман кардәшләребез җирләнгән зират матур, төзек хәлдә булсын иде.

Авыл халкы зиратны төзекләндерү эшләрен оештырып, башлап җибәрүе өчен Ундоры мәчете имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Валеевка рәхмәт сүзләре юллый. Изге гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә аңа әҗер-савапларын насыйп итсен.

Р.НИГЪМӘТЛЕ,

Ульяновск районы. 

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*