tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Акъяр авылында Төмән өлкә Сабан туе узды
Зур Акъяр авылында Төмән өлкә Сабан туе узды

Зур Акъяр авылында Төмән өлкә Сабан туе узды

5 июльдә Төмән районының Зур Акъяр авылында өлкә Сабан туе гөрләде. Бәйрәмгә төбәкнең көнъягына караган  11 муниципаль берәмлегеннән, шул исәптән Төмәннең үзеннән, делегацияләр килделәр. Моңа кадәр 9 район да Сабан туйларын үткәреп килде.

Быелгы утызынчы өлкә Сабан туен Төмән өлкәсенең 70 еллыгына багышлап үткәрделәр.

тюмен1Сабан туена Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Владимир Якушев та кунакка килде.

Көрәш, ат чабышлары, төрле уен-ярышлар, сәүдә-ярминкәләр, җыр-бию – барысы да Сабан туе рухын куәтләп торды.  «Дуслык» халык коллективы, «Тамаша» фольклор коллективы, “Гүзәл” татар бию ансамбле, Җәмилә Рәхимова, Розалия Бакиева, Чулпан Акъяр, Хәсән  Хучашев, Луиза Ильясова, Азат Азаматов төмәнлеләргә яхшы таныш артистлар бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр.

Бәйрәм ахырында өлкә Сабантуе әләме Ялутор районына тапшырылды, 2015 елда Төмән төбәге мәйданы шунда булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*