tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Звезда» каналында татар разведчигы Исхак Әхмәров турында фильм күрсәтелде
«Звезда» каналында татар разведчигы Исхак Әхмәров турында фильм күрсәтелде

«Звезда» каналында татар разведчигы Исхак Әхмәров турында фильм күрсәтелде

«Звезда» телеканалында тамашачылар игътибарына татар разведчигы Исхак Әхмәров турындагы «Исхак Ахмеров. Мистер «Резидент» фильмы тәкъдим ителде.

Кинолента «Вианж Продакшн» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильмда Казанда үскән ятим татар малаеның совет заманында легаль булмаган разведканың күренекле вәкилләренең берсе булып әверелүе турында сөйләнә.

Фильмны төшерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм разведчикның кызы ярдәм иткән. Фильм идеясенең авторы — Равил Әхмәтшин, сценарий авторлары — Елена Бочарова, Алексей Китайцев, Илнур Рәфыйков, режиссер — Алексей Китайцев, продюсер — Илнур Рәфыйков

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*