tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зыялылар ураза гаетендә…
Зыялылар ураза гаетендә…

Зыялылар ураза гаетендә…

Быелгы Ураза гаете көне дә дин кардәшләребез күңеленә саваплы гамәлләр белән язылып калыр… Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә татар халкы өчен зур эшләр башкарган шәхесләребезне искә алу мәҗлесен мәдрәсә директоры Илъяс хәзрәт Җиһаншин фән эшлеклеләре, сүз осталары, сәнгать әhелләре, язучылар, төрле даирә җитәкчеләре, мөнәҗәтчеләр белән таныштырудан башлап җибәрде.

Мәҗлес мәдрәсә музеендагы сирәк китаплар, документлар белән танышудан башланды.  Алар һәркемдә зур кызыксыну уятырлык.Соңрак ураза гаете өчен әзерләнгән табын артында бакыйлыкка күчкән күренекле милләттәшләребезне искә алып дога укылды, вәгазь сөйләнде һәм мөнәҗәтләр әйтелде.Зыялыларның очрашуы Яңа татар зиратында дәвам итте.

Туфансыз 10 ел… 2012 нче елның 2нче мае татар драматургы, язучы, публицист, Татарстан һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле гражданины җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфа́н Абдулла́ улы Миңну́ллин безнең арабыздан мәңгелеккә киткән көн.

Һәр елны Яңа татар зиратына Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә бер төркем татар зыялылары “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән билгеле гыйбарәгә тугъры калып, күренекле татар зыялыларының каберләрен зыярәт кылалар. Милләттәшләребезнең беренче булып Туфан Абдулла улы каберен янында тукталулары юкка түгел.”Дүрт чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайланган Туфан ага һәр даим татар милләтен кайгыртып яшәде”,-диделәр аны искә төшереп.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов исә Туфан ага белән бергә эшләгән елларны сагынып искә алды:

– Дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт Советында һәрвакыт татар телендә чыгыш ясаучы аз санлы депутатларның берсе иде Туфан абый.Аның 2012 елның 26нчы апрелендә ясаган соңгы чыгышы әле дә күз алдында тора.

10 ел элек тә без үлгәннәрне искә алыр өчен җыелган идек.Ул көнне Фәрид Хәйруллович соңарды.”Сез киләсезме?”- дигәч тә, ул Туфан абыйны мәңгелеккә югалтуыбыз турындага авыр хәбәрне җиткерде.Туфан Абдуллович утырышларны гел татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак, татар милләтен дәүләт дәрәҗәсендә яклый белә иде”.

“Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел” мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Туфан аганың дин әһелләре белән дә тыгыз элемтәдә булуы, мәдрәсә шәкертләре белән дуслыгы турында сөйләп китте. Тәтеш районында “Әтрәч укулары” оештырганда, борынгы каберлекләрне торгызганда Туфан аганың үз матди өлешен кертүен дә искә төшерде.

Туфан Миңнуллин фонды директоры драматург Данил Салихов киләчәктә Татарстанның һәр районында Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштердәй чаралар уздыру турында уй-хыяллары белән уртаклашты. Килүчеләр драматургның каберенә чәчәкләр салды.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның мәгънәле вәгазен тыңлагач, милләттәшләребез бакыйлыкка күчкән дин кардәшләребез рухына дога кылдылар.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*