tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Сөембикәгә багышланган күргәзмә ачыла
Санкт-Петербургта Сөембикәгә багышланган күргәзмә ачыла

Санкт-Петербургта Сөембикәгә багышланган күргәзмә ачыла

2022 елның 30 апрелендә, татар телендәге «Исәнмесез» фильмын карарга килгәч, тамашачылар «Сөембикәгә багышлана» күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Күргәзмә-бәйрәм 14 май көнне 16.00 сәгатьтә Татар мәдәнияте үзәгендә тантаналы төстә ачылачак.

Ул татар халкының үзенчәлеген, мәдәни традицияләренең яңарышын һәм үсешен генә чагылдырып калмый, ә бүгенге мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре алып барган профессиональ эзләнүләрнең күпкырлы булуын да күрсәтә.

Күргәзмә тантаналы рәвештә ачылган вакытта артистларның сәхнә костюмнарында интерактив режимда тамашачылар арасында булуы чара үткәрелгән көнне мөһим вакыйгага әвереләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*