tatruen

Архив за день: 04.06.2014

Чиләбедә балалар Сабантуе үткәрелде

Майның соңгы көнендә Чиләбенең Пушкин исемендәге шәһәр бакчасында балалар Сабантуе узды. Бәйрәмне Чиләбе өлкәсе башкортлары конгрессы, “Башкорт халык үзәге” җәмгыяте һәм Башкортстанның вәкиллеге оештырды. Балалар Сабантуе Чиләбедә инде берничә ел уздырылып килә. Шәһәр бакчасына кала бала-чагасы гына түгел Чиләбе өлкәсенең башка төбәкләреннән дә нәни кунаклар килә. Быел да Сабантуй бик күңелле үтте, дип хәбәр итә Урал татарлары сайты.

Дәвам »

Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачыла

10 июньдә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы була. Күргәзмә әлеге музейның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла. Музей татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар еш уза. Узган елгы “Берзаман бардым печән базарына…” ...

Дәвам »

“Себертатар теле грамматикасы” китабы тәкъдим ителде

Китап Төмән матбугат йорты нәшриятында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе матди ярдәмендә мең данә тираж белән дөнья күрде. Фәнни хезмәткә рецензияне Төмән нефть һәм газ университеты профессоры Хәбибә Шагбанова белән Русия фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәге тарих, тел һәм әдәбият институтының тел белемен өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Шамил Нәфыйков ...

Дәвам »

Татарстандагы Миңгәр авылы Сабантуе быел нәрсә белән шаккатырачак?

Миңгәр кичке Сабан туен үз күзләре белән бер тапкыр күргән кеше аны көтеп ала торганга әйләнә. Быел авыл Сабан туе 7 июньдә булачак. Сабан туе кичке сәгать 4тә башланып, төнге 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Дәвам »

Татарстанның Спас районында татар телен өйрәтүче төбәкара лагерь эшләячәк

Татарстанның Спас районында мең балага исәпләнгән төбәкара палаткаларда торышлы лагерь эшләячәк. Биредә ял итүчеләр татар теле практикасы алачак. Балалар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән чакырулы. Мондый туплануның максаты – татар халкы мәдәнияте, Татарстан белән якыннан танышу, татар телендә аралашу.

Дәвам »