tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары җыеннарын уздырды
Саба районында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары җыеннарын уздырды

Саба районында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары җыеннарын уздырды

5- 7 нче февраль көннәрендә районыбыздагы 12 авылда “Ак калфак” оешмаларының  утырышларында катнаштым. Һәр авылда бәйрәм төсен алган бу очрашулардан тойган җылылыкны сөйләргә сүзләр дә җитмәс. Кул эшләре күргәзмәләрен өр яңа калфак, кульяулыклар бизи. Киләчәк буынга калдырасы сөлгеләребез чигелә башлаган. Аллаһ боерса Сабантуйга эшләнеп тә бетәрләр.

Явлаштаулар гөрләп мәктәп балалары белән эшләп ята. Күрше Иләбәр авылларын кунакка чакырганнар, тиздән үзләре аларга барырга җыена. Иләбәрдә яшәүче ак калфаклы ханымнар турында тиздән “Адымнар” тапшыруында күрсәтәләр. Кечкенә генә Өч Нарат авылындагы апалар белән әле беренче тапкыр гына күрешсәк тә, очрашулар теләп саубуллаштык.

Ике Басу Арташ, Туктар,Лесхоз, Югары Шытсу, Мичән, Шыңар, Тимершык, Бигәнәй авылларында да кабат килүебезне көтеп калдылар. Корсабаш авылында таң суы алып көтеп торган апалар янына ничек килмисең инде! Ак бураннар аша үтеп иң ерак авылларга да барып җитеп булды, күңелләренә юл тапкан булсам ярар иде инде…

 

Ә Юлбат авылындагы апаларым авылдашларына әйтәсе сүзләрен спектакль аша җиткерделәр. Бетеп баручы татар авыллары, туган телебез язмышы турында уйландырдыр алар. Күрше Тенеки, Йосыф Алан авыл халкына да күрсәтергә ниятләп торалар. 11 нче февральдә Сатыш, Олы Кибәче, Килдебәк авылларында, 12 февраль көнне Урта Нырты авылында халык белән очрашу көтелә. Май аена кадәр 20 авылга баруны максат итеп куйдым Аллаһ боерса!

Ләйсән Билалова 

Саба районы “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*