tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» дип исемләнгән промо-акция башланып китте
Татарстан мәчетләрендә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» дип исемләнгән промо-акция башланып китте

Татарстан мәчетләрендә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» дип исемләнгән промо-акция башланып китте

Бөек Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан мәчетләрендә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» дип исемләнгән промо-акция башланып китте. Әлеге башлангыч кысаларында мөфтият тарафыннан мөселманнарга файдалану өчен татар һәм рус телләрендә шул исемдәге мәгълүмати буклетлар бастырылды. Буклетларда бәйрәмнең төп мәгънәсе, корбан гыйбадәтен башкару тәртипләре, нисаб күләме, корбан чалуның кемнәргә мәҗбүри булуы һ.б.лар хакында иң кирәкле мәгълүмат тупланган. Буклетлар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында аңлату эшчәнлеге кысаларында мәчетләрдә һәм мәчетләр янәшәсендәге территорияләрдә таратылачак.

Моннан тыш, якынлашып килүче бәйрәм турында мөселманнарга ышанычлы мәгълүмат җиткерү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында махсус “Корбан бәйрәме – 2019” сәхифәсе булдырылды. Яңа сәхифә сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрүгә, корбан чалу тәртипләренә, Татарстанда корбан чалу урыннарына кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, анда бәйрәм даталары, гает намазын уку вакыты, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Дистанцион консультацияне «Даруль-ифта» – Россиядә бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман сall-үзәгенә мөрәҗәгать итеп тә алырга була. Бу – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен ТР МДН тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, ислам тематикасы кысаларында үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин. Күпканаллы линиягә мөрәҗәгать итүчеләр белән Шәригать белгечләре аралаша.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итүнең тагын бер каналы булып Татарстан Республикасы мөфтиенең «Дини сорау» консультатив интернет-линиясе тора. Мөселманнар шәригать буенча кызыксындырган сораулар белән махсус булдырылган e-mail: [email protected] аша Камил хәзрәт Сәмигуллинга шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

Ислам тематикасына кагылышлы сорауларга җавапларны аноним рәвештә дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00-17.00 сәгатьләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Ышаныч телефонына шалтыратып та алырга мөмкин: +7 939 50 50 700.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*