tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесенә катнашты
Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесенә катнашты

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесенә катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев Алтай крае һәм Алтай Республикаларына кылган эш сәфәре ахырында Барнаул шәһәренең Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесенә катнашты.

Анда ул Алтай крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәһим хәзрәт Әхмәтгалиев һәм Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Әминовтан дини һәм милли оешмаларыбызның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге турында мәгълүмат алды, Фәһим хәзрәтне һәм төбәктәге татар имамнарын 19нчы-21нче июль көннәрендә узачак “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтеноссия татар дин әһелләре форумында катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*