tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Тынычлык һәм татулык маршын оештыручылар матбугат очрашуы үткәрделәр
Татар конгрессында Тынычлык һәм татулык маршын оештыручылар матбугат очрашуы үткәрделәр

Татар конгрессында Тынычлык һәм татулык маршын оештыручылар матбугат очрашуы үткәрделәр

5 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында “Тынычлык һәм татулык маршлары” халыкара динара проект җитәкчеләре быелгы “Чыганакларга юл” маршы тәмамлануы уңаеннан журналистлар белән очраштылар. Руслан Абдуллин һәм Алексей Ивянский проект, быелгы марш нәтиҗәләре, алга планнары турында сөйләделәр.

Дүрт дөньякүләм урын тоткан дин кешеләрен берләштерү максатын куйган бу проект идеясе Чимкент шәһәрендә яшәүче Руслан Абдуллин башына килә. Ундүрт ел маршлар Казахстан, Төньяк Кавказ, Грузия, Иран, Төркия, Сүрия, Иордания кебек илләрдән узган. Быелгысы Казахстан, Россия, Украина, Румыния, Болгария һәм Греция җирләреннән үткән. Маршта катнашу өчен һәркем юлда үзенә кирәкле әйберләрен үзе туплый, визаларын кайгырта, оештыру фондына 500 АКШ доллары күләмендә акча тапшыра.

Юлчылар маршрутның бер өлешен машинада, бер өлешен җәяүләп үтәләр. Көненә 27 чакрым үтелә торган булган. Юлдагы шәһәрләрдә туктап, андагы җирле хакимият җитәкчеләре белән очрашулар үткәргәннәр. Катнашучыларга куелган төп таләп – берәү дә башкаларны үз диненә өндәми, дини бәхәс куптармый. Максат – динара диалог мөмкинлеген күрсәтү, дошманлыкны бетерү.

Киләсе елда оештыручылар быелгы маршрутны кабатламакчылар. Алга таба Испаниядә Ватиканга хәтле бару нияте бар. Шулай ук бер үк вакытта төрле маршрутлар белән бару планнары да юк түгел. Шул исәптән Кол Шәриф мәчете яныннан Болгарга кадәр җәяүле сәфәр турында да уйланыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*