tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Франциядә чыгыш ясаячак
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Франциядә чыгыш ясаячак

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Франциядә чыгыш ясаячак

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Франциягә барырга җыена. Татарстан артистлары французларның халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашачак. Фестиваль 22-28 июль көннәрендә узачак.

Халыкара фестивальдә дөньяның төрле илләреннән – Кытай, Америка, Россия, Италия, Франция, Мексика, Кот-д’Ивуара, Гуам утраулары, Грузия, Монголия һ.б. профессиональ фольклор коллективлары катнаша.

Франциянең көньягында – Прованс өлкәсендә урнашкан Мартиг каласында уза торган проектның идеясе – төрле халыкларның мәдәни алмашуы, фольклоры, йолалары белән танышу.

– Чакыруны бик шатланып кабул иттек, – ди Татарстан җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәметов. – Бу фестиваль озак еллардан бирле бара. Анда бары тик профессиональ фольклор коллективлар гына катнаша. Безнең ансамбль бу фестивальдә моннан 23 ел элек катнашкан иде. Ул чордан соң инде ансамблебез тулысынча яшәрде.

Татар артистлары Франциядә 1,5 сәгатьлек программа әзерли. Программага коллективның алтын фондын тәшкил итүче милли сәнгать әсәрләре кергән. “Казан сөлгесе”, “Сабан туе”, “Гармун” композицияләре, шулай ук “Минзәлә биюе”, “Чабата” һ.б. биюләре, “Зөбәрҗәт” җыры”, “Татар темаларына попурри” әнә шундыйлардан. Гастрольгә ансамбльнең хор, бию һәм оркестр төркемнәре дә китәчәк. Һәр артист үзе белән 5-7 сәхнә киеме алып барырга җыена.

– Махсус тәкъдим” программасы өчен без Франциягә милли ризыклар – чәк-чәк һәм кош теле алып барачакбыз. Французларга чын татар чәй табыны оештырырга исәп тотабыз, – ди ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева.

Коллектив артистлары Франциядә яңгырату өчен берничә рус халык җырларын да әзерли: “Ой, мороз, мороз», “Смуглянка”, “Миленький ты мой”, “Подмосковные вечера”. Әлеге әсәрләр Мартиг каласындагы рус телен яратучылар җәмгыятенең вәкилләре соравы буенча алып барыла.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*