tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татар доньясы манзарасы / Себердә яңа ел уңышлы башланды
Себердә яңа ел уңышлы башланды

Себердә яңа ел уңышлы башланды

Көнчыгыш илләрендә 21 марта яңа ел башланды. Гадәткә кергәнчә, бу көн Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтә. Борынгы ышануларга караганда, бу бәйрәмне ничек яхшы каршы алсаң, ел шуның кадәр уңышлы булачак. Себердә исә Нәүрүз бәйрәмен Әмәл, Садака, Көлцән дип йөртәләр.

Көлцэн бәйрәме: Быел да, Тубыл шәһәрнең  Александр бакчасында төрле милләт халкы белән берлектә себер татарлары Көлцэн бәйрәменә җыелдылар. Берсеннән берсе матур чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм күренешләрен тамашачылар  җылы кабул итте. Бәйрәмгә килгән тамашачылардан  такмаклар җырлатып, кәнфитләр, күчтәнәчләр  белән сыйлау йоласы да үткәрелде. Бәйрәм тамашасы ахырына якынлашкач, сәхнәгә балалар күтәрелде. Аларга Нәүрүз бәйрәменә килгән өлкән яшьтәге апалар акча сибеп, яңадан Әмәл әйтеп, бәйрәмне татарча бию белән йомгакладылар. Милли ризыкларга бай  бәйрәм табыны килгән кунакларны җылы каршы алды. Кайнар чәйләр эчеп, аралашып файдалы, күңелле вакытларын уздырды шәһәр халкы.

“Супер-әби 2015”: Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә алты әби беренчелек өчен көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 2015 елның супер – әбисе буларак Клара Латыйф кызы Кучковская танылды!

Катнашучылар арасында, шулай ук, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.

  • «Иң ягымлы әби 2015» – Луиза Рафаэль кызы Хайбуллина;
  •  «Иң сәләтле әби 2015»  – Гөлфарам Ханнан кызы Мавлюшева;
  •  «Иң игелекле әби 2015» – Баян Ташкалова;
  • «Иң кызыклы әби 2015» – Нәфисә Наил кызы Тузмөхәмәтова;
  • «Иң кайгыртучан әби 2015» – Сөембикә Мусина.

«Себер йолдызы » &«Татар егете» 2015: 28 март көнне Төмәндә иң якты Себер йолдызын һәм иң уңган Татар егетен сайладылар.  VIII ачык төбәкара бәйгенең финалында 7 кыз һәм 7 егет ярышты. Яшьләр төрле яклап сынау үттеләр, әмма сынатмадылар. Бәйге тарихында беренче тапкыр сәхнәдән катнашучлыра тарафыннан укылган Коръән сүрәләре яңгырады.

VIII ачык төбәкара «Себер йолдызы – Звезда Сибири» & «Татар егете – Джигит» 2015 бәйгесенең җиңүчеләре: Дамир Тимканов һәм Анжела Абдрашитова.

Бокс буенча Русия студентлары спорт берлегенең  Беренчелеге29 март көнне Төмәннең  «Центральный»  спорт үзәгендә тантаналы рәвештә 2001-2002 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Русия студентлары спорт берлегенең Беренчелеге ачылды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла һәм Русия герое Тимур Мөхетдиновның якты истәлегенә багышлана. Ярышларда Ханты-Манси, Ямало-Ненецк округларыннан, Курган,Свердловск, Омск, Чиләбе өлкәләреннән, Калмыкия, Мордовия, Башкортстан республикаларыннан 150 яшь спортчылар катнаша.

Юртшак авылы мәчете төзекләндереләчәк: Тубыл районы Юртшак авылы мәчетен тшзекләндеререгә өлкә казнасыннан дүрт миллион ярым акча бүленеп бирелде.

“Хәзерге вакытта агач әзерләү эшләре бара, көннәр җылынгач төзелеш эшләре башланачак, – дип хәбәр иттте IslamNews Мәгълүмати агентлыгына мөселман җәмгыяте рәисе Хәлилә ханым Шамакова. – Икътисадый кризис чорына карамастан, мәчетебезне торгызырга өлкә бюджеттыннан финанс бүлеп биргәне өчен барлык мөселманнар исеменнән Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушевка зур рәхмәтләребезне белдерәм”.

Юртшак авылы мәчете XIX гасыр урталарында төзелә. 30 нчы еллардан мәчет бинасы клуб буларак кулланыла, ә аннан соң ашлык саклау урыны була. Нык таушалганга күрә, мәчетне яңадан торгызырга булаллар. Төзелеш эшләрен күзәтү Төмән өлкәсе конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Хәмзә улы Насыровка йөкләтелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*