tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар белән пилмән ясау буенча мастер-класс
Балалар белән пилмән ясау буенча мастер-класс

Балалар белән пилмән ясау буенча мастер-класс

2018нче елның август ае — Омск шәһәрендә хатын -кызлар оешмасына нигез салынып, эшчәнлекнең башланып китүе генә әле. Беренче адымнар бер дә җиңел бирелмәде, хәтта аптырап калган чаклар да булды.

Бер-беребез белән таныша башлагач, кемнең нинди сәләтләре бар, кем нинди шөгыль  белән кызыксына — шуны барладык. Хатын -кызлар оешмасына уңган, булган, күпкырлы шәхесләр җыелган икән ләбаса!

Җыелышларыбыз җылы, дустанә атмосферада уза барды. Кемнәрдер оныкларын да ияртеп килә башлады, әлбәттә, балалар да игътибарсыз калмады. Бәлки, шул сабыйларга карап, аларның безгә якын булырга теләүләрен күреп, яңа фикер тугандыр. Күңелебездә балаларны бергә җыеп, бер-берсе белән аралашу өчен шартлар булдырып, аларга үзебезнең милли җыр-көйләрне тыңлатып, гореф-гадәтләребез белән таныштырып, аларның бер милләт балалары булуын аңлату теләге уянды.

Ул вакытта оешмабызның тәүге адымнарын ясаган чагы, әле милли киемнәр дә тегелмәгән иде. Әле дә хәтердә, киемнәрне үз көчебез белән, Мәвлиҗамал Сагадеева юнәткән пәрдә кисәкләреннән тектек. Милли бизәкләр төшереп бизәп тә куйгач — менә дигән кызлар алъяпкычы булды! Кызларга шул кечкенә генә, юк кына киемнәр бик ошады, бер-берләренә карап, үз-үзләренә сокланып туя алмадылар…

Теләгебезне тормышка ашырыр өчен кайда да булса җыелышырга тиеш бит инде без… Үзебезнең оешма вәкиле ярдәмгә килде, үз йортын, үз кухнясын тәкъдим итте. Ул — аш остасы буларак танылып өлгергән Садия ханым Мухаметшина иде. Ул үз йорты белән, шәһәрдән бик ерак булмаган бер районда яши иде, без барыбыз да рәхәтләнеп риза булдык.

Алга таба “Нинди ризык әзерләргә?” — дигән сорау туды. Ул бик катлаулы да булмасын, балалар үз куллары белән ясарлык та булсын, дип уйладык. Һәм барыбыз да пилмән пешерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Монда инде безгә азык-төлек ягын кайгыртуда шәһәребезнең милли-мәдәни мохтарияты рәисе урынбасары Марат Сафарович Катыров ярдәмгә килде, кирәк кадәрле акча юнәтте.

Баштан ук бу эшне без фәкать кыз балалар өчен генә кызык булыр дип әзерләнгән идек. Әмма арада ир-егетләр дә бар иде, аларның да читтә торып каласылары килмәде. Ике озын өстәлне ялгап оештырылган «станок» артына алар да килеп бастылар, балалар өчен болай тагын да кызыграк  булды!

Һәркайсының алдына кечкенә генә табак куелды, шуңа яраштырып онын, суын, тозын, йомыркасын салып, һәрберсе эшкә тотындылар: камыр бастылар. Мондый күмәк эшләр олылар белән балалар арасын шулкадәр якынайта! Моны без үзебез дә, балалар да бар күзәнәкләребез белән сизеп тордык.

Әлбәттә, һичбер нәрсә дә тигез, шома гына бармый! Өлкәнрәк кызларның инде тәҗрибәләре дә бар булып чыкты. Алар өйләрендә әниләре белән аш-су әзерләүләре, үзләре дә инде торт яки нинди дә булса пирог пешерә белүләре турында бик теләп сөйләделәр. Ә кечкенәләр арасында бераз үпкәләшүләр дә булып алды. Фоторәсемнәрдә бәләкәй кызчыгыбызның елап торган вакытын да төшереп алырга онытмадык: өч яшьлек Рөстәм дүрт яшьлек Элинаның инде әзер камырын үзенә тартып маташкан икән — камыр өчен талашып -үпкәләшеп алдылар.

Әзер пилмәннәрне кайнар суга салып пешереп алган арада, яшь буын белән иркенләп сөйләшеп алдык, балалар киләчәктә дә шундый мастер-классларны уздыруыбызны үтенеп сорадылар. Үз чиратыбызда, без дә киләчәктә шундый ук матур очрашулар оештытырга вәгъдә иттек.

Пилмән пешеп чыкканнан соң, барыбыз да табын артына җыелыштык… Камыр баскан арада ачыгып өлгергән балалар үз куллары белән бөккән пилмәннән дә тәмле аш булмавына инанып, рәхәтләнеп ашап алдылар! Шул арада, ханымнарның берсе, пилмән дигән тәмле ризыкның тарихын да сөйләп алды. Рус халкының милли ашы дип саналган пилмән рецепты тамырлары белән себер татарлары мәдәниятенә барып тоташа икән. Дөрес, борыңгы вакытта махсус иттарттыргычлар булмау сәбәпле, итне вак кисәкләргә тураганнар, аны инде «пөгөлгән цөцпәрә» дип йөрткәннәр… Себер татарлары арасында әле һаман “цөцпәрә” дип әйтелсә, рус халкы арасында пельмен- пөгөлгән исеме белән әйтеп йөртелә икән… Рәсәй халкы арасында киң таралган бу тәмле ашның менә шундый тарихы да бар булып чыкты…

Балалар өчен үткәрелгән кечкенә генә остаханәбез алдагы эшчәнлегебезгә фатыйха булгандыр…

Бүгенге көндә дә эшләребез Аллаһы ярдәме белән  уңышлы гына бара, без шуңа бик шат һәм рәхмәтлебез!

         Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*