tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көнендә Белоруссиядә татар телен хөрмәтләделәр
Халыкара туган тел көнендә Белоруссиядә татар телен хөрмәтләделәр

Халыкара туган тел көнендә Белоруссиядә татар телен хөрмәтләделәр

Халыкара Туган тел көнен Белоруссиядә дә билгеләп үттеләр. Минск шәһәренең Дәүләт музеенда “Белоруссия Республикасында татар теле” дип исемләнгән проектны тәкъдим иттеләр.

Чара барышында күп кенә галимнәр, тел белгечләре чыгыш ясый. Эльвира Левшевич түгәрәк өстәл янында татар теле, милләтебезнең гореф-гадәтләре, көнкүреше, Белоруссия һәм Татарстан республикалары арасындагы элемтәләр хакында сөйләде. Әлеге очрашу музыкаль бизәлеш белән үрелеп бара. Аларны “Ләйсән” фольклор ансамбле тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*