tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Җәлил премиясе лауреатлары
М.Җәлил премиясе лауреатлары

М.Җәлил премиясе лауреатлары

Татарстанның Хөкүмәт йортында 2012-2013 елларда Муса Җәлил премиясенә лаек булганнарны  котладылар. Әлеге премия ике елга бер тапкыр Татарстанның сәләтле яшьләренә тапшырыла. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият, музыка, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать, театр сәнгате өлкәсендә үзенчәлекле алымнар кулланып эш итүчеләр дә бу бүләккә дәгъва кыла ала. Дәүләт бүләге шулай ук телевидение өлкәсендә, цирк, кино, фән һәм педагогик эшчәнлектә абруй казанган кешеләргә тәгаенләнә.

Бу юлы әлеге премия татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куелган Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклендә – Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен артист Эмиль Талипов, “Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен композитор Эльмира Галимова, татар мультфильмнары коллекциясе өчен “Татармультфильм” берләшмәсе, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм “Дүртенче кат… Бишенче кат…”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырь җыентыклары өчен шагыйрь Ленар Шәех, “Каралама” шигырьләр китабы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин һәм фәнгә зур өлеш керткәне өчен Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин лаек булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*